Дәүләтнең финанс иминлеге берничә өлешкә бәйле - бу балансланган бюджет, үсеш алган финанс базары һәм үз түләү системасы булу.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына агымдагы елда 1 млрд сумнан артык ташламалы финанс ярдәме алырга ярдәм итте.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгы республика бюджетын үтәү нисбәтеннән, тулаем алганда, уңышлы булган. Финанс министры урынбасары Алла Анфимова билгеләп үткәнчә, ел башына кергән керемнәр һәм калган акчалар хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм планлаштырылган чыгымнарны, инвестицион характердагы чыгымнарны да кертеп, тиешле күләмдә финансларга мөмкинлек биргән. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр беренче яртыеллыкны срогы чыккан кредит бурычларыннан башка төгәлләгәннәр.
Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләштеләр. Моннан тыш, депутатлар республика Бюджет кодексына һәм ташламалы салым ставкалары күләмен җайга салучы кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
2022 елның 15 августыннан 2022 елның 14 сентябренә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 72,65, ягъни тоннага $530,4 тәшкил иткән. Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФда нефтькә экспорт пошлинасы 2022 елның 1 октябреннән 7,6 долларга төшә һәм тоннага $44,4 тәшкил итәчәк.
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең федераль һәм республика кризиска каршы чаралары гамәлгә ашырыла.
Башлангыч бәяләүләр буенча федераль бюджетның 2022 елның гыйнвар-август айларында төп күрсәткечләрен үтәү түбәндәгечә булган:
- кергән керемнәр күләме - 17 606 879,5 млн сум яисә «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон (алга таба - Федераль закон) белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә 70,4%.
- чыгымнарны үтәү - Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 17 469 436,2 млн сум яисә 73,7%-ка, һәм федераль бюджетның җыелма бюджет язмаларына карата 63,3%-ка, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып.
Россия Финанс министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан 31 августына кадәрге чорда Милли муллык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2022 елның 1 сентябренә - 1 979,5 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 62,2%ын тәшкил иткән.
8 сентябрьдә Бөтенроссия финансистлар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин барлык финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.