ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе өч елга бюджет профицитлы булачак, дип белдерде.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына РФ федераль бюджеты проектын әзерләү буенча йомгаклау киңәшмәсен уздырды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча Баш Федераль инспектор Аппаратында видеоконференцэлемтә режимында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышына оператив мониторинг алып баруны тәэмин итә торган автоматлаштырылган программа продуктларыннан файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына "2018 елда федераль бюджет үтәлеше турында" закон проектын расларга киңәш итте.


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Россия Финанс министрлыгы бюджет кагыйдәләре кысаларында нефтькә кисү бәясен арттыру мөмкинлеген карамый. Бу хакта 2019 елгы Мәскәү финанс форумы кулуарларында финанслар министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

Финанс министрлыгы 31 октябрьдән башлап уздырырга планлаштырган финанс белеме атнасы цифрлы финанс хезмәтләре мәсьәләләренә багышланачак, дип белдерде Мәскәү финанс форумында чыгыш ясаганда Финанс министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Сторчак.

Дәүләткә Россиядә бизнесны алып бару өчен микроклиматны яхшыртырга кирәк: микроикътисад дәрәҗәсе, макроикътисадтан аермалы буларак, илдә югары түгел. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, РФ финанслар министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумында чыгыш ясаганда белдерде.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Илдә икътисадый үсешне тизләтү бурычларын хәл итү өчен акланмаган бюджет кертемнәре хөкүмәт һәм Үзәк банк тырышлыгы белән ирешелгән макроикътисадый тотрыклылыкны куркыныч астына куярга мөмкин. Бу хакта РФ финанслар министры урынбасары Владимир Колычев Мәскәү финанс форумы кысаларында бизнес-иртәнге ашта белдерде.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 елның калган дүрт аенда федераль бюджет чараларын тизрәк үзләштерүне таләп итте. Бу хакта ул хөкүмәт утырышында белдерде, анда агымдагы елның беренче яртыеллыгында федераль бюджетны үтәү турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International