ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.

Илдар Халиков һәм Majid Al Futtaim компаниясе вәкилләре сәүдә өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә кертү перспективалары хакында фикер алыштылар. Премьер-министр билгеләгәнчә, аерым игътибар бүген Татарстанда чит ил капиталын җәлеп итү һәм инвесторлар өчен тулысынча әзерләнгән техно- һәм индустриаль парклар төзүгә бирелә.

11
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АО компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.


8
май, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләрем!

Тарихыбызда бик тә әһәмиятле һәм иң мөһим бәйрәм белән - Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 70 ел тулу белән Сезне чын күңелдән котлыйм! Сугыш дәхшәте кагылып узмаган бер генә гаилә дә юк. Безнең республика территорясеннән генә дә фронтка 700 мең кеше киткән, аларның бары тик яртысы гына кире әйләнеп кайта алган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торакларны сафка кертү, юлларны төзү программасын гамәлгә ашыру, язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча гадәттәге республика киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар. 

Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән уздырылды. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 8 май көненә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча республикада 193 ветеран өчен 37 йорт төзелеше дәвам итә.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында теге яки бу тармакка караган министрлык һәм ведомство, муниципалитетлар белән бергә иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең "Электрон бюджет" дәүләт интеграцияле мәгълүмати системасы компонентларына кушылу мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә уздырылды.  

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Шулай ук анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бу чара ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

5
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.

Көн тәртибендә өч мәсьәлә булды: Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру чорында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча чаралар, көчләр һәм чаралар әзерлеге һәм террорлык актларын булдырмау буенча өстәмә чарлараны гамәлгә ашыру барышы турында; республика хакимият һәм идарә итү органнары ресурсларында, мөһим мәгълүматлаштыру объектларында компьютер атакаларыннан саклау чаралары, таралышы чикләнгән мәгълүматка санкциясез үтеп керүдән, шулай ук зарар китерә алучы электрон хатлардан саклау турында;  I һәм II класс куркынычлыгы булган җитештерү объектларын эксплуатацияләүче оешмалар тарафыннан хәбәр итүнең локаль системаларын булдыру һәм әзер килеш тоту турында.


4
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


3
май, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Казанда уздырылган җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә катнашып "Җирле үзидарә буенча бюджет һәм салымнарны җайга салуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр" турында сөйләде. Агымдагы елның 16 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәләр уздыра. Аларның максаты - республика җирлекләренең башлыкларының квалификациясен үстерү һәм арттыру.

2
май, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Буа шәһәрендә уздырылган җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә катнашып "Җирле үзидарә буенча бюджет һәм салымнарны җайга салуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр" турында сөйләде. Агымдагы елның 16 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәләр уздыра. Аларның максаты - республика җирлекләренең башлыкларының квалификациясен үстерү һәм арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International