Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде. Анкара шәһәрендәге Әсәнбога халыкара аэропортында аны Анкара Губернаторы урынбасары Мәхмәт Али Улуташ каршы алды. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән рәсми очрашулары планлаштырыла.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Анкара шәһәре мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты, шуннан соң Казан һәм Анкара мэрияләре вәкилләре Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2015 елның беренче кварталына компания бюджетын үтәүгә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.
Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморад Хуҗамөхәммәдов каршы алды.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашырга тиеш. Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак.
Моннан тыш, 26 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашырга ниятли.