ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов куйдылар.


14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Парламентның соңгы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары киләсе елларга исәпләнгән бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Аны икенче укылышка әзерләү кысаларында әлеге документка барлыгы 135 төзәтмә кертү тәкъдиме килеп ирешкән. Бүген әлеге тәкъдимнәр Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаштылар.
2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Данил Волков ТАИФ эре оешмалар төркемнәре белән киңәшмәләр уздырды.

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Казан” халыкара аэропортына Перу Республикасы Президенты Ольянто Умала самолеты килде. Кунакны гадәттәгечә милли икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Очрашуда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
РФ Финанслар министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов якын арада сумның ныгуын көтә. Агымдагы елда аның тарихтагы иң ким күрсәткечләргә кадәр ишелеп төшүе спекулятив характерда иде, ди ул.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2015 елда яңа салым түләүчеләрнең тупланма төркемен теркәүне туктатып торырга риза, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

РФ Финанслар министрлыгы яңа инструмент - облигация чыгару мөмкинлеген тикшерә, алардан керемнәр инфляциягә бәйле булачак, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов.

 


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2014 елның 7 ноябрь көне торышына 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 82,2%. Былтыргы белән чагыштырганда бу 101,2 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Кичә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры белән Чехиянең "АЛТА-Инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станоклары җитештерү турындагы меморандум имзаланды. Документка ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "АЛТА" компаниясе идарә рәисе Владимир Плашил кул куйды.

6
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Банкының пресс-релизы буенча. Директорлар советы төп ставканы 9,5% кадәр арттырырга карар кылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International