ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр Иннополис объектларын төзү белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.


Беренче объект төзелеп килүче «Попов» технопаркы булды. Татарстан Президентына Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, бинага җылы кертелгән, эчке эшләрне алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Рөстәм Миңнехановка технопарк бинасының эчке эшләре проекты күрсәтелде.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Urals маркалы нефтькә, Россия экспортының төп товарына, уртача бәя 2014 елның 10 ае буенча баррель өчен 107,75 долларга кадәр төшкән. 2013 елның шушы ук вакыты эчендә ул баррель өчен 107,75 доллар иде, дип хәбәр итте РФ Финанслар министрлыгы белгече Александр Сакович РИА Новостига. 

4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә физик затлар милкенә салымны күчемсез милекнең кадастр бәясеннән чыгып санауга күчү буенча семинар-киңәшмә узды.

3 ноябрьдә, көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2014 елның 3-4 ноябрендә) эш сәфәре белән Богота шәһәренә, Колумбиягә килде.

Богота халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев каршы алды.


3
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Кубага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең министрлыклары җитәкчеләре – Куба Республикасы тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры Родриго Мальмерк, Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон һәм Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз белән очрашты.


1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Белгечләр һәм РФ Финанслар министрлыгы белән берлектә март-апрель айларында бюджет рискларының бәясен тәкъдим итәргә планлаштыра. Бу берече чиратта валюта базарында нефтькә бәя кимүе һәм аны кичектерү буеча киңәшләр белән аңлатыла. 

31
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 31 октябреннән 6 ноябренә кадәр www.sberden.ru бердәм мәйданчыгында "Рәсәй Федерациясендә халыкның финанс белемлелеген арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү" проекты кысаларында РФ Финанслар министрлыгы оештырган чарада барлык теләүчеләр дә үз акчасы белән дөрес идарә итәргә өйрәнү мөмкинлегенә ия булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Огуз текстиль» Төркия компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Киләсе 2015 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты социаль юнәлешкә йөз тотачак, бу өлкәгә игътибар хәтта берникадәр көчәйтелә дә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында билгеләп үтелде. Депутатлар "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проектын беренче укылышта карады.
2014 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кертелде. Тиешле закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының V чакырылыштагы өченче утырышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International