Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте (Казан, Ирек мәйданы, 1).
Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында БМӘ икътисад министры Солтан бән Саид Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда узды.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән БМО арасындагы багланышларның зур тәҗрибәсе булуны билгеләп үтте, республика делегацияләренең элеккеге визитларын һәм ирешелгән килешүләрне искә төшерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Чара ел саен “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының кагыйдәләре буенча, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәләрен тарату, иң яхшы профессиональ алымнар һәм белемгә ия дәүләт хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларны бүләкләү максатында, үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Tata Group и Swan Energy Ltd. компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мумбаига (Һиндстанга) эш сәфәре кысаларында уздырылды.
Очрашуда катнашучы компанияләр вәкилләре үзләренең эшчәнлеге һәм перспектив юнәлешләр турында сөйләделәр. Нигездә болар – икътисадның реаль секторында, нефть химиясе һәм химия тармакларында, ашламалар җитештерүдә, сыекландырылган газ китереп торуда, шулай ук суднолар төзелешендә (оборона сәнәгате), бораулар җайланмалары һәм платформалар җитештерүдә бизнес алып баручы компанияләр.
Татарстан Республикасы һәм Һиндстан химия һәм нефть химиясе өлкәсендә, ашламалар китерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә алалар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстан химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара очрашуында сүз барды.
Очрашу Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы бинасында узды (Дәһли шәһәре).