ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Без Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты Ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта 2014 елның 9 ае эчендә «Татнефть» ААҖ бюджеты йомгаклары һәм үтәлеше каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан парламентында октябрь аенда 2015-2017 елларга бюджет проекты буенча актив төстә фикер алышу бара. Бюджет проекты кыска гына вакыт эчендә Дәүләт Советы комитетларының җиде утырышында, парламент тыңлауларында, Биектауда, Буа, Түбән Кама, Чистайда үткәрелгән зона киңәшмәләрендә тикшерелде дә инде. Фикер алышу халык белән шыплап тулган залларда үтә. Соңгы елларда бюджет проектының әнә шулай оператив һәм киң колачлы төстә тикшерелгәне юк иде әле. Бу нәрсәгә бәйле? Әлеге һәм башка шуңа охшаш сорауларны бюджетны эшләүче төп кеше – финанс минист­ры Радик ГАЙЗАТУЛЛИНга бирдек.

Ни өчен Хөкүмәт дәүләт программалары буенча чыгымнарны 10% киметә, Милли байлык фондынна акча бөтен кешегә дә җитмиячәк... Бу турыда һәм башка мәсьәләләр турында РФ Финанслар министры Антон Силуанов РБКга биргән әңгәмәсндә сөйләде.


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында 27 октябрьдә Финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.
Финанслар министры Антон Силуанов бюджетның запас варианты кирәк булуы турында ныклы карарлы. Чөнки, аның фикеренчә, тискәре факторлар булган очракта, кайбер чыгымнардан баш тартырга туры киләчәк. 

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
Деофшоризация турында закон проектын Хөкүмәт хуплады. Әлеге документ тикшерелүче чит ил компанияләренең керемнәренә салым салу механизмын урнаштыра.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы 21-24 октябрьдә 2015 елга, 2016-2017 елдагы план чорына Татарстан Респбуликасы тупланма бюджетның төп күрсәткечләрен тикшерү буенча зональ киңәшмәләр уздыра.

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанслар министрлыгы "критик инфрастуктуры хезмәте операторларын" тәртипкә салуны кичектереп торачак, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев журналистларга сишәмбе көнне. "Без Үзәк Банкына аны (закон проектын) күрсәттек, без алар белән бик актив эшләп алдык. Хәзер без нәрсә эшлиячәгебез турында уйлыйбыз. әлегә бу законны алга этәрмиячәкбез", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International