ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 27 августында Татарстан Республикасының финанслар министры урынбасары Данил Волков республиканың эре оешмалары вәкилләре белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге очрашуларда 2014 елның беренче яртыеллыгында оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәләре, финанс-хуҗалык эшчәнлегенең һәм кертемнәрнең 2014 елда көтелүче күрсәткечләре, шулай ук 2015-2017 елларга фаразы тикшерелде. 

РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеевның "Коммерсант ФМ" радистанциясенә биргән әңгәмәсе

- Европарламентта сумның конвертлашуын чикләргә тәкъдим иттеләр. Бу нәрсәне аңлата?

 - Соңгы елларда  без төбәк резерв валютасы буларак сумның статусын тәэмин итәргә юнәлдерелгән бер төркем чаралар уздырдык, аларның ике максаты бар. Беренчесе - Россиядә чит ил эмитентлары өчен акцияләр һәм облигацияләр буенча листингны тәэмин итү. Икенчесе - чит илдә исәп-хисаплашу өчен сумны куллана алу. 


26
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында 26 август көнне министр урынбасары Данил Волковта 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджетына табышка салым керүнең кимүе сәбәпләре тикшерелде.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 22 августыннан 23 августына кадәр Финанслар министры Радик Гайзатуллин, министр урынбасарлары Алексей Шишкин, Юлия Абдреева, Алла Анфимова 2015-2017 еллрга муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең фаразланучы бюджет күрсәткечләре, министрык һәм ведосмтволарның чыгым йөкләнмәләрен тикшреү буенча киңәшмәләр уздырды. 

23
август, 2014 ел
шимбә

Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр күләме 4 млрд. 404,63 млн. сум, ягъни 94% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


22
август, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы подакцизлы товарлар исемлегенә бензол, параксилол, ортоксилол, авиаяция керосины да керә. Әлеге тәкъдимнәр Россиянең Салым Кодексына үзгәрешләр проектында урын алган.  

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Болгарда борынгы шәһәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Президенты ярдәмчесе һәм “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россиянең Бөтендөнья мирасы илкүләм комитеты президенты Игорь Маковецкий бар иде.

19
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.

Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясендә 2014 елның 1 сентябреннән нефтькә әкспорт бәя тонна өчен 367,6 доллар тәшкил итәчәк, бу август ае белән чагыштырганда 5,4% кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International