РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеевның "Коммерсант ФМ" радистанциясенә биргән әңгәмәсе
- Европарламентта сумның конвертлашуын чикләргә тәкъдим иттеләр. Бу нәрсәне аңлата?
- Соңгы елларда без төбәк резерв валютасы буларак сумның статусын тәэмин итәргә юнәлдерелгән бер төркем чаралар уздырдык, аларның ике максаты бар. Беренчесе - Россиядә чит ил эмитентлары өчен акцияләр һәм облигацияләр буенча листингны тәэмин итү. Икенчесе - чит илдә исәп-хисаплашу өчен сумны куллана алу.