Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов: "Кагыйдәләр шулкадәр йомшады ки, аларны катгыйлатырга кирәк".
2000 елдан санаганда, Хөкүмәт беренче тапкыр эшмәкәрлек һәм халык өчен салым йөкләнмәләрен арттыру турында җитди чөйләшүләр алып бара башлады. 2015 елдан сатуларга салым кертелергә, ә 2016 елдан мәҗбүри медик иминиятләштерү фондына кертемнәр түләүдә яссы шкалага күчү мөмкин. 2018 елда Президент сайлауларыннан соң өстәмә бәягә салым һәм физик затлар табышына салым да артырга мөмкин. Әлегә карар кабул ителмәсә дә, мөгаен, аны кичектереп булмас. Мондый нәтиҗәне финанслар министры Антон Силуанов "Ведомости" биргән әңгәмәне укыганнан соң ясап була, Хөкүмәт чыгымнарны кардиналь киметергә әзер түгел.
Сатулардан салым мәсьәләсе хәл ителмәгән әле, башка карарлар кабул ителүе дә бар. Әлеге фикерне бүген Россия финанслар министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалының эфирында белдерде.
"Сатулардан салым - төбәк бюджетларның керем өлешен арттыруга юнәлдерелгән вариантларның берсе, - дип искә төшерде Силуанов. - Бу төбәк салымы".
2014 елның 8, 9, 10 июль көннәрендә Татарстан Республикасында мунициапль район һәм шәһәр берлекләренең халык социаль проектлары Конкурсының беренче этапы узды.
Конкурсның беренче этабы өч район ара сайлап алу мәйданчыкларында - Казан, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткәрелде.
РФ дәүләт әҗәте 2017 елда эчке тулай продуктының 15 процентына кадәр артачак. Бу турыда журналистларга Рф финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
"2017 елга дәүләт әҗәте тулай төбәк продуктының 15 процентына кадәр җитәчәк", - диде министр, Финанслар министрлыгы бәяләве буенча "бу инде күп", дип өстәп.