ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2014 ел
шимбә

Россия Финанслар министрлыгы агымдагы елда тышкы базарга чыгарга планлаштырмый, дип хәбәр итте Финанслар министы Антон Силуанов.

Министр билгеләп узганча, 2014 елда әҗәткә алу күләме күзгә күренеп, ике тапкыр диярлек кимиячәк.


16
май, 2014 ел
җомга

Җитештерүче яңа оешмалар барлыкка килүдән кергән салымнар белән Федераль бюджет губернаторлар белән бүләчәк, дип хәбәр итте Финанслар министры Антон Силуанов. Җиңеләйтелгән салым салыга күчкән касәбчеләр салым каникулларына өмет итә ала.


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте әлегә бюджет кагыйдәсен үзгәртми, ләкин рецессия булган яки нефтькә бәя нык кимегән очракта аннан баш тартырга мөмкин, дип белдерде журналистларга РФ премьер-министры Дмитрий Медведев.  

14
май, 2014 ел
чәршәмбе

Россия Финанслар министрлыгы үз норматив документларында халыкара агентлык рейтингларына сылтамалардан баш тартырга әзер түгел. Бу турыда журналистларга Финанслар министрының урынбасары Сергей Сторчак хәбәр итте.

 

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Финанслар министрлыгына, Икътисад үсеше министрлыгына  агро-сәнәгать комплексын финанс яктан сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләп чыгарырга кушты, диелгән РФ министрлар кабинетының рәсми сайтында. Министрлыклар үз тәкъдимнәрен 8 июльгә кадәр кертергә тиеш.
Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгына 2014 елның 1 июленә кадәр дәүләт хезмәткәрләре аппаратын 10%  кыскарту буенча үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Бу турыда РФ Министрлар кабинетының рәсми сайтында әйтелгән.

13
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты 2014 елның 10 маенда "Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасының 26-ЗРТ санлы Закон проектына кул куйды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, вузлар ректорлары, Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсешендә зур уңышларга иреште. «Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре якын дуслык һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән», - дип билгеләде ТР Президенты.

РФ финанслар министырлыгы 2014 елда Резерв фондына 100 млрд. сум тирәсе акча күчерергә ниятли, дип хәбәр итте министрлык битәкчесе Антон Силуанов. "Быел без Резерв фондына 300 млрд. сумнан әз генә артык акча күчерергә тиеш идек. Безнең бәяләү буенча, Резерв фондына без 100 миллиард сум тирәсе туплап булыр", - диде Силуанов журналистларга.

Православие ислам белән бер дәрәҗәдә Татарстан җәмәгатьчелегендә аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие җәмәгатьчелеге форумы ачылышында хәбәр итте. Казандагы форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, руханилар һәм дин әһелләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International