ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казан милли мәдәни үзәгендә республика һәм муниципаль хакимият вәкилләре катнашында бюджет һәм салым өлксәндә яңалыклар буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Семинар ике ике мәсьәләгә багышланды: физик затларның күчемсез милекенә салым кертү һәм программалы бюджет формалаштыру.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Торк Комуналь Хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондына халыкны аварияле торактан күчерүгә һәм инженер инфрастуктураны яңартуга 2014-2017 елларга субсидияләрне 34,6 млрд. сумга арттырган. Бу турыда РФ министрлар кабинетының сайтында хәбәр ителә.

10
май, 2014 ел
шимбә
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына финанс оешмалары хезмәте белән файдаланучы хокуклары буенча вәкаләтлеләрнең финанслары буенча ике закон проекты кертә, тиешле карарларга премьер-министр Дмитрий Медведев кл куйган.

9
май, 2014 ел
җомга
 Беренче тапкыр теркәлгән кече эшмәкәрлек оешмаларының җитәкчеләре 2012 елга хәтле салымнардан азат ителергә мөмкин. Әлеге карар РФ финанслар министрлыгы тәкъдим иткән һәм хокукый мәгълүматны ачу буенча бердәм порталда фикерләр белән алышу өчен урнаштырылган Салым Кодексының икенче бүлегенә үзгәрешләр проектында урнашкан.
Россиягә каршы икътисади санкцияләр Көнчыгыш илләренең үзенә үк яны белән чыгарга мөмкин, дип саный АКШ финанслар министрлыгы вәкиле. Шул ук вакытта, Эхо Москвы билгеләп үтүенчә, яңа санкцияләрне кертүгә нәрсә этәргеч булуы әйтелми.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч - адреслы ярдәм», - дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында спорт һәм рәсем-эстетик юнәлешле өстәмә белем учрежденияләрен норматив финанслауга карашны формалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм Министрлыгы, ТР МК каршындагы икътисади һәм социаль тикшерүләр үзәге белгечләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барган бу утырышта дәүләт башлыгының бер ел элек имзаланган май указларын гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды. Утырышта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, регионнар башлыклары катнашты.

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы I яртыеллыкта Россия икътисадында рецессия булу мөмкинлеген кире какмый. Тулай төбәк продукты кимергә мөмкин, дип саный Министрлыкның озак вакытка стратегик планлаштыру департаменты директоры Максим Орешкин.

6
май, 2014 ел
сишәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя гыйнвар-апрель айларында узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда баррель өчен 106,76 долларга хәтле, ягъни 1,6% кимегән, дип хәбәр итте ИТАР-ТАСС агентлыгына РФ Финанслар министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаментының әйдәп баручы белгече Александр Сакович.

2013 елның гыйнвар-апрель айларында нефтькә уртача бәя баррель өчен 108,5 доллар тәшкил иткән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International