Православие ислам белән бер дәрәҗәдә Татарстан җәмәгатьчелегендә аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие җәмәгатьчелеге форумы ачылышында хәбәр итте. Казандагы форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, руханилар һәм дин әһелләре катнашты.
Сәламләү телмәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта форумда катнашырга килүчеләргә рәхмәт белдерде. «Хәзерге заман шартларында рухи хәзинәләрне һәм дини культураларны саклау аеруча актуальләшә», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге барлык дини конфессияләр үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга тырыша. «Безнең республикада православие тарихи яктан ислам белән бер дәрәҗәдә аерым урын алып тора. Бу – безнең уртак рухи мирасыбызның аерылмас өлеше», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
РПЧнең Татарстан митрополиясен булдыру мөһим вакыйгага әверелде. Рухи үсешкә, Татарстан Президенты сүзләренчә, иске обряд общинасы да өлеш кертә.
«Татарстанда изге урыннарны торгызуга, җәмгыятьне рухи-әхлакый үстерүгә, шулай ук хаҗ кылу туризмына зур игътибар бирелә», - диде ТР Президенты.
Татарстанда дәүләт ярдәме белән дини объектларны торгызу һәм төзү буенча зур эш алып барыла. 25 ел эчендә республикада 138 яңа храм төзелгән һәм тагын 39ы төзелеп килә. Дәүләт һәм муниципаль милектән 181 чиркәү тапшырылган. Казанда гына соңгы 10 елда Казан епархиясенә храмнарны реставрацияләүгә 1,1 млрд сум бүлеп бирелгән.
«Свияжск утрау-шәһәр» комплексын финанслау күләме 1,2 млрд сум тәшкил итте.
«Кабул ителә торган чаралар Татарстан җәмәгатьчелегендә иң яхшы рухи-әхлакый традицияләрне торгызырга, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итә», - дип саный Р.Миңнеханов.
Дини объектларны торгызуга башка милләт һәм башка диннәр вәкилләре дә үзләреннән өлеш кертә, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.
«Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Безнең бурыч – диннәр арасындагы конструктив диалогны саклап калу һәм ныгыту».
Татарстан Президенты кайбер проблемалар булуын да билгеләп үтте. Былтыр чиркәүләргә ут төртүгә бәйле фаҗигале вакыйгалар республика өчен зур сынау булды. «Татарстанлылар бертавыштан бу вакыйгаларга каршы чыктылар, диннәр арасын бозарга теләгәннәр үз максатларына ирешә алмадылар, - диде Р.Миңнеханов. - Киресенчә, бу вакыйгалар җәмгыятьне тагын да ныграк туплады. Беренче ярдәмне мөселман дини оешмалары күрсәтте».
«Республикада традицион конфессияләргә ярдәмнең һәм рухиятне үстерүнең мөһимлеген аңлыйлар, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Без традицион гаилә кыйммәтләрен саклау ягында һәм сектантларга төрле яклап каршы».
Аның сүзләренчә, урыннарда иҗтимагый-дини проектларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Казан епархиясенең рухи-мәгьрифәт үзәген булдыру проекты бик кызыклы.
«Татртан митрополиясе – традицион рәвештә Рус православие чиркәвенең иң мөһимнәреннән берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм патриарх Кириллны Татарстанга килергә чакырды.
Чыгышының азагында Татарстан Республикасы Президенты бүгенге форум Татарстанда православие һәм дәүләт- конфессиональ мөнәсәбәтләр үсешенә яңа импульс бирәчәк, дип ышаныч белдерде. Ул владыка Анастасийга семинарийда спорт комплексы төзү өчен 30 млн сумлык сертификат тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов мондый форумнарны ел саен оештырырга кирәк дигән өмет белдерде.
Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин үз чыгышында форумда катнашучыларга Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллның Татарстан православие общинасы тормышын шәхсән күзәтеп баруын әйтте.
Ул хакимияткә община, митрополия белән аңлашып яшәгән өчен рәхмәт белдерде.
Форумда катнашучыларны шулай ук Россия Федерациясе Президентының Дини сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин да сәламләде.
Форумда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе православие җәмәгатьчелеге алдында торган иң актуаль проблемалар буенча фикер алышынды. Форум азагында анда катнашучылар йомгак резолюция кабул иттеләр.