ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Финанслар министрлыгы 2014 елда тышкы базарда 7 миллиард долларга кадәр акча җәлеп итәргә планлаштыра, дип хәбәр итте журналистларга Россия Финанслар министры Антон Силуанов.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
 Россия атна азагына кадәр 2 млрд долларга украина евробондларын сатып алачак, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры башлыгы Антон Силуанов.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Мониторинг нәтиҗәләре буенча экпорт пошлинасы бераз кимергә мөмкин. 14 гыйнвардан 14 февральга кадәр уртача бәя мониторингы күрсәткәнчә, ул баррель өчен 107,49565 доллар, икенче төрле итеп әйткәндә тоннасы өчен 787,7 доллар тәшкил итте. Моннан чыгып шуны ассызыкларга була, мөгаен, хөкүмәт 0,59 күләмендә яңа коэфиициентны истә тотпып,  пошлинаны тоннасы өчен 384,4 доллар дәрәҗәсендә дип билгеләр. алдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда бу 1,9 долларга кимрәк.

15
февраль, 2014 ел
шимбә
Россия Финанслар министрлыгында 2016-2020 елларга сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыгын арттыру буенча дәүләт программасына федераль бюджет чыгымнарын киметү мөмкинлеге тикшерелә.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республкиасы муницпаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында катнашты. Президиумда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының VIII съездында куелган бурычларның үтәлеше мәсьәләләре тикшерелде. 
2014 елның гыйнварында федераль бюджет профициты якынча исәпләр буенча 466,1 миллиард сум, ягъни тулай төбәк продуктының 9,3% тәшкил итте.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Финанслар министрлыгы интернет-сәүдә итүне җайга салу буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерли.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану мәсьәләләре буенча өйрәтүче семинар узды. Семинарда порталны алып бару хезмәте белгечләре портланың төп мөмкинлекләрен, теркәлү тәртибен күрсәтте, шулай ук функционалның көтелүче үзгәрешләре дә тикшерелде.  

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында тармаклы министрлыклар һәм җирле үзидарә органнары белгечләре катнашында видеоэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында 2014 елга учрежденияләрнең сметаларын формалаштыру нәтиҗәләре, учрежденияләрнең керемнәр китерүче башка эшчәнлегеннән керемнәр керү мәсьәләлре, ата-ана түләүре һәм бюджет үтәлеше барышында туган башка сораулар тикшерелде.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Алла Анфимовада учрежденияләр тарфыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча барлыкка килгән бурычлар мәсьәләсе буенча мәгүълүматлар белән алышу регламентын тикшерү буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International