ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
РФ Хөкүмәте 2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына федераль бюджет проектын Дәүләт Думасына 30 сентябрьдә кертәчәк, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министрлыгы эстфетаны монополисларга һәм бизнеска тапшырды
Икътисад үсешенең туктап калган вакытында Россия Хөкүмәте социаль чыгымнар өлкәсендә катгый бюджет сәясәтен саклап кала алды, ләкин 2016 елга кадәр балансалашкан бюджет язмышы хөкүмәткә ияреп монополия һәм эшмәкәрлекнең чыгымнарны киметергә әзер булганлыгына бәйле, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов Рейтерга әңгәмәсендә.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде.

Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.

Форум-2013 нең  дүрт көнлек программасында (23 - 26 сентябрь) 800дән артык катнашучы булачак, шулар арасында Россия һәм Сингапур бизнесының актив сегментларының вәкилләре дә булыр дип планлаштырыла

Татарстан вертолетлары, йөк автомобильләре һәм машина төзелеше комплексының бүтән продукциясе Мьянмада кирәкле булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг белән очрашуда бу фикерне әйтте. Очрашу Янгонта Татарстан Республикасы Президентының Мьянмага эш визиты кысаларында узды, анда шулай ук илнең финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм Мьянма сәүдә министры Вин Шейн, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов катнашты.

22
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе

Казанда чын гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме – “Милләт кроссы-2013” Бөтенроссия йөгереш көне узды.

Гадәттәгечә гаилә командалары һәм спорт ветераннары йөгереше, VIP-йөгереш һәм массакүләм йөгереш булды. Шулай ук бүген бу спорт бәйрәменә велосипедчылар да кушылды.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнашты.


21
сентябрь, 2013 ел
шимбә
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү сроклары һәм алымнары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Леонтьев үзәге” (Санкт-Петербург) халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләре белән очрашуда фикер алышты.
Очрашу “Связьинвестнефтехим”ААҖ киңәшмәләр залында узды, анда “Граждан инициативаларына ярдәм буенча Кудрин фонды” җитәкчесе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Россия Федерациясендә бензин бәясе 2014 елдан салым маневры һәм бензинга акциз арту сәбәпле ким дигәндә литры өчен 1,4 сумга күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.

Россия Федерациясе хөкүмәте нефть тармагында планлаштырган салым маневры нефтькә файдалы казылмалардан табышка салымны арттыру бер үк вакытта ачык нефть продукталарына һәм нефтькә экспорт пошлинасы кимүне күзаллый.  

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы 2015 елдан караңгы нефть продуктларына экспорт пошлинасын нефтькә экспорт пошлинасына кадәр арттыру буенча планнарын үзгәртми, ләкин әлеге планны, шул исәптән нефтекомпанияләрнең инициативасы белән тәкъдим ителгән  үзгәртү мөмкинлеген искәртми, дип белдерде финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов. 

РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Россия Федерациясендә транспорт салымының яңа схемасы 2015 елдан кертелергә мөмкин булуын кире какмады.

Финанслар министрлыгы транспорт салымын кубомертларга ат көченә карап санаганда экологик классны һәм автомобильнең ничә еллык булуын исәпкә алучы коэфиициентларны кулланырга тәкъдим итә.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында ТР Финанслар министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Шишкин 2013 нче елның II кварталында ТР бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетының салымнан кергән һәм салымнан булмаган табышы 75 млрд.сум яки еллык планның 50 проценты кадәр булган. Федераль акчаларны исәпкә алып, гыйнвар-июньдә бюджетка кергән акчаларның күләме 90 млрд.сумнан артып киткән.

Беренче яртыеллыкта республика бюджетына 73 млрд.сум акча күчерелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 51,2 проценты. Үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, керемнәрнең күләме 11,1 процентка (9 млрд. сумнан артык) кимегән.

II квартал нәтиҗәләре буенча, бюджет керемнәре структурасында 4 төп салым чыганакларының өлеше шундый: керемгә салым - 42 процент, физик затлар табышына салым - 24, милеккә салым – 15, акцизлар – 14.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International