ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия һәм БДБ буенча Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

Анастасия Аубакирова Рөстәм Миңнехановка Бөтендөнья икътисадый форумына нигез салучы һәм президенты Клаус Швабның сәламләү сүзләрен, шулай ук Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кебек масштаблы чараны уздыруда уңышлар теләвен тапшырды.


7
июль, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.

Берничә ай әзерләнгән матур тантана стадион буйлап Россия халыклары вәкилләре узуыннан башланып китте. Шуннан тамашачыларны Россия Президенты Владимир Путин һәм FISU президенты Клод-Луи Гальен сәхнәгә чыгып сәламләделәр. Арена буйлап әйләнеп Россия Федерациясе дәүләт флагын китергәч, аны дәүләт гимнын акапелла башкарып күтәрделәр.

Аренада күңелле тамаша башланып китте, ә аннан катнашучылар парады булды. Стадионда рус композиторлары әсәрләре яңгырады, ә катнашучы илләр командалары әйләнеп чыгып трибунада урын алдылар. Парадны Россия Федерациясенең җыелма командасы тәмамлады – тамашачылар россиялеләрне басып каршы алдылар, стадион буйлап “дулкын” җибәрделәр.


6
июль, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре Казанда XXVII Дөньякүләм җәйге Универсиада Уты эстафетасында катнашты. Әлеге чара "Казан-Арена" стадионында факел яндыру белән кич тәмамланды, бу Уеннарны ачу тантанасында иң мөһим вакыйга булды. Министрлык хезмәткәрләре Универсиада утын каршылауда актив катнашты. 

Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының ачылу тантанасында катнашу өчен килде. «Казан» халыкара аэропортында Владимир Путинны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алдылар. 

Килүгә Россия Президенты Игор Шувалов, Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар белән "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалын карап чыкты, гомумән җәйге Универсиада 2013 әзерлек кысаларында үткәрелгән аэропорт үзгәрешләре белән танышты.

Бүген иртән Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча  оргкомитеты  җитәкчесе Игорь Шувалов һәм Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко килделәр.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов,  ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов каршы алдылар. 

Килеп җитүгә Игорь Шувалов һәм Виталий Мутко Рөстәм Миңнеханов  белән Казан Кремле буенча кыска экскурсиягә бардылар.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

РФ Финанслар министрлыгы РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маенда кул куйган карарларын һәм инфраструктур проектларының тормышка ашыруын бюджет маневрларысыз мөмкин дип тапмый. Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов РФ Хцкъмщте утырышында хщбщр итте.

"Бюджет маневрысыз, оптимизация һәм инде кабул ителгән чыгым нар йөкләмәләрен кыскартыйча әлеге яңа бурычларны тормышка ашыру мөмкин түгел", - дип хәбәр итте Финанслар министрлыгы җитәкчесе.

Россия Федерациясенең федераль бюджетына 2013 елда җыела алмаучы керемнәр күләме 1 трлн. сумга хәтле җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте Хөкүмәт утырышында РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Финанслар министрлыгы 2014-2016 елларда бюджет кытлыгын каплау өчен резерв фонд чараларын кулланырга кирәк булу мөмкинлеген кире какмый. Бу турыда финанслар министры Антон Силуанов РФ Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.  
Дәүләт катнашында компанияләргә чиста табышның 25% дивидентларга юнәлтү турында әйтелүче нормадан чыгармалар булырга тиеш түгел. Бу турыда "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, дәүләт компанияләре бу гамәлне "ташламаларсыз һәм һичшиксез үтәргә тиеш". 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов RED Aircraft GmbH компаниясе генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты. Минниханов.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “МВЕН” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International