2013-2016 елларда сәламәтлек саклауга федераль бюджетның, РФ субъектлары һәм бюджеттан тыш фондларның чыгымнары 25%, мәгарифкә 29% артачак дип фаразлана, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Михаил Котюков.
Аның сүзләре буенча, сәламәтлек саклауга бюджет системасының чыгымнары 2013 елда 2,4 трлн. сумнан 2016 елда 3 трл. сумга хәтле, мәгарифкә 2,8 трлн сумнан 3,6 трл. сумгә хәтле артачак.
Россия Федерациясе химия һәм нефть химиясе комплексын үстерү чаралары турында Хөкүмәт киңәшмәсен бүген Башкортостан Республикасының Благовещенске шәһәрендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Илдә полиэфир комплексларының иң эреләреннән булган “Полиэф” ААҖ җитештерү мәйданчыгында узган бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, нефть-газ һәм нефть химиясе эре компанияләре җитәкчеләре дә катнашты.