Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Сабантуй бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
"Кадерле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Татарлар һәм күпмилләтле республика халкы өчен бу иң көтеп алынган күркәм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды.
Бу бәйрәмдә тынычлык, игелек һәм үзара хөрмәт идеаллары да чагылыш таба. Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенә кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш һәм мавыктыргыч милли уеннар белән җәлеп итә.
Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Татарстанның үсешенә һәм дөньяда танылуына сәнәгать өлкәсе хезмәтчәннәренең, галимнәрнең һәм зыялыларыбызның казанышлары, спортчыларыбызның уңышлары да ярдәм итә.
Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле магистральләрне үстерү проектының мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мондый тимер юллар салу бөтен илебез икътисады үсешенә ярдәм итәчәк, халыкның мобильлеген арттырачак, автомобиль трассаларына йөкләнешне киметәчәк.
2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына салым сәясәтенең төп юнәлешләре киләсе финанс елына һәм ике еллык план чорына федераль бюджет проектын төзү өчен әзерләнде.
РФ Финанслар министрыгы Россия, Казахстан, Белоруссия бердәм икътисади кыр барлыкка китерү кысаларында РФ иминиятләштерү базарында эшчәнлек шартларын модернизацияләү буенча тәкъдимнәр өстендә эшли, дип хәбәр итте финанс сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Вера Балакирева.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. Кунаклар резидент-компанияләрнең заводлары төзелеше белән таныштылар.
Сәфәрнең беренче тукталышы "Алабуга волокно" заводы булды, анда углерод җепселләре җитештереләчәк. Хәзерге вакытта цехта җиһазларны монтажлау эше алып барыла - Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Савельевка куелган пичләрне күрсәттеләр, аларда җепселләр "кыздырылачаклар". Предприятие җитәкчеләре Татарстан Президентына җитештерүне өзлексез, стабиль электр белән тәэмин ителүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. "Алабуга" МИЗ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев ел ахырында "Елабуга 500" подстанциясен гамәлгә керткәннән соң, заводны өзлексез электр белән тәэмин итүне гарантиялиләр, дип хәбәр итте.