ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
"Татарстан Республикасының рәсми порталы"  Дәүләт мәгълүмат системасындагы сайтлар конкурсы кысаларында 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы сайты" исемендә ТР Финанслар министрлыгы сайты өченче урынны яулады.

10
февраль, 2013 ел
якшәмбе
10 февральдә “Россия чаңгы юллары-2013” бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында Казан шәһәрендә республиканың иң зур спорт чараларыннан берсе булган “Татарстан чаңгы юллары-2013” республика массакүләм чаңгы ярышларының шәһәр этабы уздырылды.

9
февраль, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы – Идел буеның бөтен территориясендә динамик үсеш кичерә торган субъект һәм биредә куркынычсызлык мәсьәләләренә шактый зур игътибар бирелә. Моның турында бүген Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал-лейтенант Игорь Паньшин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан күп еллар дәвамында колакка кереп кала һәм алдынгы позицияләрне яулый. “Алда безнең 2013 елгы Универсиада, һәм без бөтен дөньяга Казанның спорт үзәге генә түгел, ә имин шәһәр булуын да исбатларга тиеш. Без халыкның һәм Казан кунакларының тулы иминлеген тәэмин итәргә тиеш”, - дип ассызыклап үтте Игорь Паньшин.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы рәисе Валерий Власов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар катнаштылар.

8
февраль, 2013 ел
җомга
2013 елда беренчел бурыч булып ,Татарстан транспорт тармагы алдында Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлекне тәмамлау һәм аны уздыру тора.Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән киңәшмәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.Коллегиядә шулай ук “Росавтодор”Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт катнашты.
2012елда ТРда юл-транспорт комплексы үсеше нәтиҗәләре турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин доклад ясады.Аның әйтүенчә,2012елда юл-траспорт комплексын финанслау (Универсиада объектларын исәпләмичә)36,6млрд.сум,шул исәптән республика бюджетыннан-22,4млрд. Һәм федераль бюджеттан-14,2млрд.тәшкил иткән .
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасын киләчәктә яңарту 2018елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында узачагын сөйләде.Универсиада Дирекциясе директор урынбасары Азат Галиәхмәтов студентлар Уеннарының транспорт концепциясе хакында хәбәр итте.
Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт,үзенең чыгышында, Татарстанның транспорт өлкәсендәге уңышларын әйтеп узды.
Россия Финанслар министрлыгы инфрастуктураны бюджет чаралары белән финанслауны бюджетның нәтиҗәлексез чыгымнары хисабына арттырырга була, дип хәбәр итте финанслар министры Антон Силуанов. 

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ММЧ хезмәткәрләрен күбрәк республикадагы уңай вакыйгалар турында сөйләргә өндәде.”Тормышта уңай мизгелләр булырга тиеш,әгәр син һәрвакыт тискәре якларны гына күрәсең икән,яшәү күңелсезләнә”,-диде ул,Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда.
Аның әйтүенчә,узган ел күп вакыйгалар булган,гомумән Татарстан өчен ул яхшы ел була.”Сезнең эшкә килгәндә, Һәрбер кеше яхшырак һәм яхшырак эшләргә тиеш,һәм без дә тырышачакбыз”,-дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов ММЧ хезмәткәрләренә.Журналистлар мәгълүматны нинди генә формада җиткерсәләр дә ,ул кызыклы һәм профессиональ булырга тиеш,-дип ассызыклады ул.”Профессиональлек булмаса,әгәр сезнең тапшыру һәм мәкаләгез кызык түгел икән,аны беркем дә укымаячак,-дип белдерде республика башлыгы.
“2013-2017 елларга балалар мәнфәгатьләре бәрабәренә республика стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган иде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы. Утырышны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер – министры Илдар Халиков үткәрде.
ТР Хөкүмәте Башлыгы балалар мәнфәгатьләрен яклау Татарстан дәүләт сәясәтенең төп бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. Илдар Халиков бу өлкәдә булган берничә проблеманы атап үтте – шул исәптән, ТР җитәкчелеген элеккечә гаилә хәлләренең начар булуы, балалар хокукларын бозу очраклары, балигъ булмаганарга мөнәсәбәтле көч куллану мәсьәләләре борчый.

Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында 2013 елның 7 февралендә Республика күләмендә әһәмияткә ия инвесторлар катнашында киңәшмә узды.

 


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген, 2013 елның 6 февралендә, Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында төрле министрлыклар һәм федераль ведомстволар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының тупланма бюджетына үз керменәрне кертүне арттыру буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты “РОСНАНО”ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары ,Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, икътисад мәсьәләләре буенча ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнаштылар.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар узган ел ахырында Казанда ачылган , Россиядәге беренче “РОСНАНО” наноүзәге эш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International