"ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексының беренче чиратының тулы технологик циклы тулаем күләмендә эшли. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО"да узган республика төзелеш штабы утырышы буенча йомгакта белдерде.
Көн саен 20-21 мең тонна нефть эшкәртелә. Максатлы продуктлар чыгару 73 проценттан узды, ачык төсле продуктлар 50 проценттан артык.
Россия Федерациясендә 2012 елның 1 декабреннән нефтькә экспорт пошлинасы 8 долларга кимеп тоннасы өчен 396,5 доллар тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы тоннасы өчен 404,5 доллар. "Прайм" агентлыгына РФ Финанс министры белгече Александр Сакович хәбәр итүенчә, 2012 елның 15 октябреннән 14 ноябренә хәтле вакыт эчендә мониторинг күрсәткәнчә, урта бәя баррель өчен 108,8687 доллар тәшкил итте.
Шулай итеп, РФ Хөкүмәте пошлинаны 0,60 коэфиициент нигезендә санаудан чыгып, пошлинаны тонна өчен 396,5 доллар дир билгеләрдер, мөгаен.
РФ Финанс министрлыгы финанс базарының барлык катнашучылары - банк һәм банк булмаган оешмалар өчен тәртипкә салу һәм күзәтү буенча вәкаләтләрне Үзәк Банкында берләштерү идеясын хуплый, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
Моңа кадәр Берече Вице-премьер Игорь Шувалов мега җайга салуны барлыкка китерү буенча соңгы тәкъдимнәр һәм финанс системасын тәртипкә һәм җайга салуны туплау ике-өч атна эчендә әзерләнеп РФ Президентына кертеләчәк дигән иде.
Минем фикеремчә, гамәли яктан, икенче төрле вариантларны уртага салып сөйләшеп була, ләкин моның кирәге юк. Теоретик яктан кагыйдә һәм функцияләрне язып та була, ә менә гамәли яктан моны ничек тормышка ашырырга икәнен күз алдына китерә алмыйм. Мин вәкаләтләрне идеаль бүлүче бер мисал да белмим, моннан тыш, моны тормышка ашырырлык түгел дип саныйм", - диде Моисеев Хөкүмәтнең чираттагы ачык утырышында.