Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Хөкүмәткә раслау өчен кертемнәр буенча нигезләнмәгән югары процентлар тәкъдим итүче банклар өчен иминиятләштерү фондына бирелүче отчисленияләрне арттыру турында закон проекты кертте, диде журналистларга министр Антон Силуанов.
Әлеге тәкъдим кертем ясаучыларга түләмнең бүгенге 700 меңеннән 1 миллионга хәтле күтәрү идеясе белән бергә кертелгән.
"Хөкүмәткә тапшырдык", - диде министр Дәүләт Думасы кулуарларында бирелгән сорауга җавап итеп.
Бүген тармак комитеты әгъзалары икенче укылышка әзерләү процессында бюджет проектына тәкъдим ителгән төзәтмәләрне карадылар. Барлыгы 215 төзәтмә тәкъдим ителде, аларның 175 е – республика Хөкүмәтеннән, икесе – ТР Профсоюзлар берлеге федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновадан, калганнары – КПРФ фракциясе әгъзаларыннан.
ТР Хөкүмәте белдергән төзәтмәләр турында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән төзәтмәләрне 3 блокка бүлеп була. Беренчесе – федераль программаларны финанслау, шулай ук республика чаралары һәм программаларын үткәрү. Икенчесе - чыгымнарны бюджет классификациясе һәм бюджет акчаларын алучылар буенча билгеләү. Өченчесе – редакцион характердагы төзәтмәләр.
РФ Финанс министрлыгы 2012 ел нәтиҗәләре буенча бюджет ТТП 0,1-0,2% дәрәҗәсендә профицитлы булырга мөмкинлеген кире какмый. Бу турыда журналистларга РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.