ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикаы финанс министрының беренче урынбасары, Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов казначылык Департаментының территориаль бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Тәтеш муниципаль районы социаль-икътисади үсеш программасын кабул итүгә мохтаҗ, ул ТР җитәкчелеге ярдәме белән районның күпсанлы проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Тәтештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Комплекс төзелеше 2004 елдан бирле бара, 129 миллион сум сарыф ителгән, 2012 елның сентябрендә, ниһаять, спорт залы ачылган. Ел ахырына кадәр административ блок төзелеп бетәчәк, ә киләчәктә район җитәкчелеге бассейн төзергә ниятли.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар “2012 елга, 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады.

Әлеге закон проекты 2012 елга Татарстан бюджеты керемнәрен - 10 002 457,5 мең сумга, чыгым өлешен 15 407 705,7 мең сумга арттыруны күз алдында тота. Кытлык 5 405 248,2 мең сумга арта һәм тиешле финанс чыганаклары белән тәэмин ителә.

ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда өстәмә рәвештә 10 002,5 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертлар кертү күздә тотыла, алар закон проектында чагылыш таба. Шуның 9 112,1 млн. сумы – федераль бюджеттан, 618,9 млн. сумы – Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан, 271,5 млн. сумы - Торак-коммуналь реформалауга ярдәм фонды дәүләт корпорациясеннән.


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
10 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында  бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар өч закон проектын тикшерде.
Бүген М.Җәлил исемендәге  татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 90 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы 2012 елның федераль бюджетына үзгәрешләр нигзегдә 809 млрд. сум күләмендәге кулланмаган калдык чараларны бүлә, диде чәршәмбе көнне финанслар министры Антон Силуанов.

9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген "Алабуга" икътисад зонасының административ- эш үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимер юл инфраструктура үсеше буенча киңәшмә уздырды.
Бүген “Корстон”да 2012 ел уңышын җыеп алуга зур өлеш керткән алдынгы игенчеләрне, кыр батырларын хөрмәтләделәр. Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесе үтте. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.

Бүген халыкны Дәүләт идарәсе органнарында кабул итүнең бердәм көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җитәкчелеге Мендеевск шәһәрендә халык сорауларына җавап бирде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән республиканың коррупциягә каршы тору буенча Советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, миңа оят, чөнки урыннарда сезнең гамәлләр дәүләт хакимияте гамәле итеп кабул ителә, димәк, бу безнең барыбыз өчен дә зур "минус", диде.

Республика башлыгын оялтырлык фактлар исә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдиновның Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча эш оештырылышы, бу исәптән шушы юнәлештә эшчәнлек алып бара торган республика эксперт төркеменең Әгерҗе белән Нурлат районнарына барып тикшерү нәтиҗәләре турындагы чыгышында яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International