ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында "Татарстан Республикасында салым салуның патент системасын кертү турында" республика закон проекты әзерләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Юлия Абдреева видеоконференция режимында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Комиссясе рәисенең чыгышын тыңлауда катнашты.
 
2012 елның 14 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2013 уку елында өстәмә белем бирү учрежденияләренә йөрүче балаларны автомат исәп-хисаплау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР финанс министры Радик Гайзатуллин уздырды.
РФ Финанс министрлыгы, РФ транспорт министрлыгы һәм РФ икътисад үсеше министрлыгы Хөкүмәткә ике атна эчендә Россия эчендә самолет белән йөк ташу өчен өстәмә бәягә салымны бетерү буенча килештерелгән тәкъдимнәрен кертергә тиеш.

13
август, 2012 ел
дүшәмбе

Standard & Poor's Россиянең А рейтингына ия булып ышанычлы инвесторлар рәтенә кермәвенең сәбәпләрен аңлатты: нефть һәм бюджет рисклары аркасында.

S&P агентылыгы белгечләре аңлатуынча, алар РФ рейтингын күтәрергә ниятләмияләр, чөнки россия икътисады нефть бәяләренә бик бәйле, моның сәбәбе буларак бюджет рисклары да югары. S&P фаразлары буенча Россия икътисады кризиска кадәр вакыт белән чагыштырганда акрынрак үсәчәк. Моңа чимал бәясәсенең тискәре фаразлары бәйле. S&P исәп-хисабы буенча, нефтькә бәянең $10 үзгәреше Хөкүмәт кеременең 1,4% эчке вал продукты үзгәрешенә китерәчәк.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы РФ үзәк банкына карата суд имуннитетларын тәэмин итүче илләр өчен шундый ук мөмкнилекләр бирергә тәкъдим итә. Арбитраж процессуаль кодексының 251 статьясына һәм Граждан процессуаль кодексының 401 статьясына үзгәрешләр кертелер дип көтелә.

11
август, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012 елның 10-11 августында эре салым түләүчеләр белән очрашу булды. Алар арасында "Татнефть" ААҖ салым түләүчеләрнең тупланма группасы һәм "Татнефть" ААҖ сервис компанияләре, "ТАИФ" компанияләре группасы, энергетика компанияләре, "КамАЗ" компанияләре группасы, Казан веротлет заводы, алкоголь эчемлекләр җитештерүчеләр.

9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 2013 елга республика бюджеты  проектын әзерләү кысаларында кредит һәм иминият компанияләренең 2012 елда бюджетка керткән кертемнәрен һәм эшчәнлек нәтиңәләре тикшерелде, шулай ук 2013 елга кертем фаразлары каралды.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәге XV сессиясендә бүген 2012 елга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга 2011 елның 28 ноябренда кабул ителгән шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде.

Шушы мәсьәлә буенча сүз алган шәһәрнең финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов аңлатмасыннан соң, түбәндәгеләр ачыкланды.

Быел 7 айда шәһәр бюджетына кереме 10 млрд. 639 млн. сум күләмендә булган, шуларның үз керемнәре – 6 млрд. 552 млн. сум; планда билгеләнгән үз керемнәренең бу 60 проценты, диде ул.

Инде шәһәр бюджетына керәсе көтелгән керемнәрне исәпкә алып, быел аның суммасы 11 млрд. 325 млн. 413,4 мең сум булыр кебек, шул исәптән салым керемнәре буенча – 8 млрд. 276 млн. 765,1 мең сум. Җыеп кына әйткәндә, быел 335 млн. 20,5 мең сум күләмендә өстәмә салым керемнәре кушылуы фаразлана, шул исәптән физик затлар керемнәренә салымнан – 154 млн. 20,5 мең сум, тулай керемгә салымнар – 166 млн. сум, дәүләт пошлиналары – 15 млн. сум.

2012 елның 7-8 августында 2013-2015 елларга Татарстан Республикасы тупланма бюджетын формалаштыру буенча киңәшмәләр узды.
2013 елга һәм 2014-2015 елдагы план чорына керем һәм чаыгымнар буенча төп күрсәткечләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International