Татарстан җитәкчелеге Кытай химик-инжиниринг компаниясенең (CNCEC) “Аммоний” заводы мәйданчыгында эшне югары дәрәҗәдә оештыруларына югары бәя бирә һәм CNCEC республиканың нефть, газ, химия комплексы үсеше буенча гамәлгә куела торган башка проектларында да катнашыр дип өметләнә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNCEC идарәсе рәисе Цзин Кэнин белән очрашуда белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан нефть, газ, химия комплексының эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.