ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2012 ел
сишәмбе
РФ Финанс министрлыгы иминият компанияләре өчен таләпләрне кырыслаштыра. Халык күпләп акча алганда барлыкка килгән кытлыкны булдырмау өчен Аларның активлары рисклары кимергә тиеш. Әмма иминият бәясенә бу тәэсир итәргә тиеш түгел, ди белгечләр.
Сүз иминият компанияләренең үз чараларын каплау өчен кабул ителүче актив составына куелучы яңа таләпләр турында бара. Бу турыда 2012 елның 30 сентябрендә гамәлгә керүче Россия Финанс министрлыгы боерыгында әйтелгән.

Шушы көннәрдә “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасы кредит рейтинг­­ларын раслаучы официаль хәбәр (пресс-релиз) бастырды.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллиннан әлеге вакыйга турында тәфсилләп сөйләүне сорадык.
2012 елның 7 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2013 уку елларында өстәмә белем бирү учрежденияләрендә исәп-хисапны автиматик рәвештә алып бару мәсьләсен тикшерү дәвам итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, "БАРС Групп" ҖЧҖ һәм "НПО Инженер системалапы" ҖЧҖ белгечләре, шулай ук ТР МК ЗАГС Идарәсе җитәкчесе урынбасары катнашты.

6
август, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Финанс министрлыгында "Татарстан Республикасы территориясендә салым салуда патент системасына күчү турында" закон проеты буенча эшлекле группа утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында ТР икътисад министрлыгы белгечләре белән 2013-2015 елларда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең аерем күрсәткечләре буенча фараз тишерелде.
Киңәшмәдә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин һәм ТР икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин катнашты.

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев тармаклы министрлык һәм ведомстволарга халык һәм юридик затларның мөлкәтен табигый һәлакәттән мәҗбүри иминиятләштерү системасын барлыкка китерү буенча тәкъдимнәрен кертергә кушты. 

Әлеге йөкләнмә "Россия Федерациясе субъектларында 2012 елда аномаль эсселек сәбәбендә урнашкан хәл турында" селектор киңәшмәсе нәтиҗәсендә бирелде.


4
август, 2012 ел
шимбә
РФ Финанс министрлыгы дәүләт әҗәте һәм Резерв фондының активлары белән идарә итәчәк Росфинагентлык оештыру турында эшләп чыгарылган закон проектын бастырды. Дәүләт Думасы аны агымдагы ел ахырына кадән килештереп кабул итәргә ниятли.

3
август, 2012 ел
җомга
2012 елның 3 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2013 уку елында муниципаль һәм дәүләт өстәмә белем бирү учрежденияләрендә исәп-хисапны автоматизаяләштерү функциясе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә республика территориясендә муниципаль һәм дәүләт өстәмә белем бирү учрежденияләрендә исәп-хисапны автоматизаяләштерүне тормышка ашыру буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килештергән алымнар әйтелде.  

2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия Президенты Владимир Путин "РФ Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү" федераль законына кул куеп аның 6 статьясына үзгәрешләр кертте. Шулай ук "РФ Бюджет кодексына һәм РФ башка закон актларына үзгәрешләр кертү" турында һәм "2012 елга һәм 2013-2014 елдагы план чорына федерель бюджет турында" законга кул куйды.  
Региональ һәм җирле җитәкчеләрнең әҗәтләр буенча җаваплылылыгын көчәйтү өчен тәкъдимнәр көзгә әзер булырга тиеш. Бу турыда дәүләт җитәкчесенең рәсми сайты хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International