ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Казан шәһәре оешмалары һәм шәхси кәсәбәчеләре белән җир кишәрлекләклеренең кадастр бәясе һәм җир салымын тулаем җыю  мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән 2013 елның 1 гыйнварыннан мәдәният учрежденияләрен норматив финанслауга күчерү буенча киңәшмә узды.  

15
июль, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Андрей Иванов һәм Россия Федерациясенең икътисад үсеше министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга"да икътисад зонасы үсеше буенча киңәшмәдә уздырды. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

14
июль, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республкиасы финанс министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белгечләре белән берлектә 2013 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә салым салуда патент системасына күчү буенча закон проектлары вариантлары өстендә эш алып бара.

13
июль, 2012 ел
җомга

Әйләнә-тирә мөһиткә тискәре йогынты өчен түләүне вакытында һәм тулаем җыелу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков киңәшмә уздырды.

 


12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012 елның гыйнвар-июнь айларында җирле бюджетлар үтәлеше һәм июль аенда көтелүче үтәлеш буенча район һәм шәһәрләрнең финанс органнары белән киңәшмәләр бүген дә дәвам итте.

 

ТР Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин министрлык бүлекләре башлыклары белән 2013 елга һәм 2014-2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы тупланма бюджеты проектын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.

2012 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2013 уку елында муниципаль һәм дәүләт учрежденияләрендә уку өлкәсендә исәп-хисап алып баруның яңа алымнары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә тармаклы министрлыклар белгечләре, "ТР информацион технологияләр", "БАРС Групп" һәм Республиканың кайбер эре муниципаль берәмлекләре вәкилләре канашты.   


11
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Киңәшмәләр барышында планлаштырылган чыгымнарның керем белән тәэмин ителеше, муниципаль берәмлекләрнең Дәүләт торак фондына түләнүче кертемнәр тикшерелде. 

10
июль, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республкиасы Финанс министрлыгында тармаклы министрлык һәм ведомстволар белгечләре белән берлектә хезмәт хакын яңа система белән түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисад һәм социаль тикшерүләр үзәге белгечләре һәм "БАРС Групп" вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International