ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Хөкүмәт әгъзалары һәм Федераль Җыелыш җитәкчеләре белән очрашуда Владимир Путин 2013-2015 елларда бюджет сәясәте буенча РФ Президентының Бюджет юлламасына кул куюы турында белгерде.

26
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан халыкны кабул итү көне узды. Халык сорауларына ТР финанс министры урынбасары Лариса Борисовна Макарова җавап бирде.
Венчур фондлары белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла торган венчур проектларының санын арттыру ТР ИВФ җитәкчелегенең төп бурычларының берсе булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында узган “Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды” ГНО попечительләр советы утырышында белдерде.
Илдар Халиков ТР ИВФ директоры Айнур Әйделдиновның фонд эшчәнлеге турында докладын шәрехләгәндә әлегә активларның бик үк югары булмаган керемле булуын билгеләде. Шул ук вакытта Татарстан Премьер-министры бу күрсәткечнең уңай динамикасына игътибар итте.

20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 нче елның 1 июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыемы 97,2 процентны тәшкил итә. Ел башыннан халыкның ТКХ өчен вакытында түләмәве нәтиҗәсендә бурыч 293 миллион сумга артып, 1 нче июньгә 3 миллиард 365 миллион сумны тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Татарстан Республикасында 2011-2012 елгы ягу сезонында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары эше нәтиҗәләре һәм 2012-2013 нче елгы ягу сезонына әзерлек буенча бурычлар” темасына утырышта төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр ассызыклап узганча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан акчалар җыемы күләмен арттыру, бурычларны түләттерү максаты белән, идарә итүче компанияләрнең суд приставлары, бурычларны түләттерү буенча коллектор агентлыклары белән эшен катгыйландыру, әҗәтлеләрне күчерү өчен махсус торак фондны булдыру зарур.

18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген бизнес һәм хөкүмәт эшчәнлеген алып баруның нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә алдынгы дөнья эспертларының берсе доктор Ицхак Кальдерон Адизес Татарстан җитәкчелегенә лекция укыды. ТР Хөкүмәт Йортында лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, федераль ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре тыңлады.

14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджетын һәм Татарстан Республикасының тупланма бюджетын формалаштыру буенча эш башлап җибәрелде. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы белән бергә 2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджет проектын һәм шушы ук елларга ТР мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды бюджетын әзерләгәндә закон проектларын, документ һәм материалларны әзерләү һәм карау Графигы раслады.


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика муниципаль берәмлекләренең финанс-бюджет палатасы вәкилләре белән киңәшмәләр узды. Очрашуда агымдагы елның биш аенда бюджет үтәлеше буенча туган сораулар тикшерелде.

29
май, 2012 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Республиканың төп финанс документы ничек үтәлде һәм быелгы бюджетны үзгәртүләр ни белән бәйле? Бу һәм башка әһәмиятле сорауларны без закон проектларын тәкъдим итүчегә – Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга юнәлдердек. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Республиканың төп финанс документы ничек үтәлде һәм быелгы бюджетны үзгәртүләр ни белән бәйле? Бу һәм башка әһәмиятле сорауларны без закон проектларын тәкъдим итүчегә – Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга юнәлдердек.

"Ватаным Татарстан" газетасында чыккан әңгәмә.


28
апрель, 2012 ел
шимбә
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы сайтында 2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Россия Федерациясе салым сәясәтенең төп юнәлешләре урнаштырылды.

26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда финанс, казначылык һәм салым системасы нәтиҗәле эшли. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсенә нәтиҗә ясап белдерде.
Утырышта 2012 елның I кварталында Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды. “Нәтиҗә уңай, җитди кисәтүләр юк”, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы һәм бүген 2013-2015 елларга бюджет формалаштырыла, бу барлык министрлыклар, муниципалитетлар һәм финанс органнар өчен бик зур эш була дип өстәде.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергән консалидацияләнгән бюджет керемнәре күрсәткечләре I кварталда 46,5 млрд. сум булуы начар түгел дип саный Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International