Россия Федерациясе Финанс министрлыгы нефтькә бәя баррель өчен 60 һәм 80 доллар булган очрак өчен федераль бюджет вариантлары әзерли, диде Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу буенча өчкырлы комиссия утырышында ясаган чыгышында РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров.
РФ Финанс министрлыгы Салым кодексына артык көчле транспорт средстволарына салым арттыручы үзгәрешләрне бастырды. 410 ат көче булган машиналар өчен һәм 2011 елдан соң чыккан машиналар өчен ставка һәр көч өчен 15 тән 300 кадәр күтәреләчәк. 150 ат көченә ия булган мотоцикл һәм мотороллерлер өчен ставка 5тән 25 кадәр арта. Салым су транспорт чараларына да кагыла: 300дән артык ат көче булган катер һәм яхталар өчен ставка 20дән 100гә кадәр күтәрелә, 150 ат көченнән артык гидроцикллар өчен 50дән 250гә хәтле арта.
Татарстан Финанс министрлыгында 23-24 июлдә муниципаль һәм дәүләт өстәмә белем бирү учрежденияләрендә 2012-2013 уку елларында укучыларның йөрешен исәп-хисаплау функциясен тикшерүне автомат рәвешле алып бару буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика күләмендә әһәмиятле инвесторлар белән киңәшмәләр узды.
2012 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2013 уку елында муниципаль һәм дәүләт учрежденияләрендә укучыларның өсәмә белем бирү буенча исәп-хисап алып бару буенча чираттагы киңәмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы һәм "БАРС Групп" вәкилләре дә катнашты.
РФ Хөкүмәте Бюджет кодексына үзгәрешләр кертте. Бу турыда Хөкүмзт утырышы барышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте. Аның сүзләре буенча әлеге үзгәрешләр дәүләт программаларын формалаштыру, бюджет классификацисен камилләштерү, бюджетны программа форматында төзү һәм кабул итүгә кагыла.
Программалы бюджетка күчүне күздә тотучы үзгәрешләр 2013 елның 1 гыйнварыннан көчкә керә, диде РФ Финанс министры Антон Силуанов.