Татарстанда 11 укучы БДИның ике фәне буенча максималь 200 баллга ия булды. Алар арасындаТатарстан Республикасы Финанс министрлыгының Төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Гарифуллина Ләйлә Фаиловнаның улы - Гарифуллин Әмир бар.
Әмирнең уңышлары белән горурланабыз һәм аңа яңа максатларга һәм җиңүләргә ирешүләр телибез!
Утырышта министрлыклар һәм ведомстволарның 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет ассигнованиеләренә өстәмә ихтыяҗ турындагы тәкъдимнәре каралды. Кергән заявкаларда ел саен 3 трлн сумнан артык өстәмә финанслауга ихтыяҗ күрсәтелгән.
2021 елның 19 - 20 августында онлайн-форматта Россия Финанс министрлыгы һәм ДОМ.РФ торак өлкәсендә үсеш институты тарафыннан НИФИ Минфинның Финанс белем үзәге ярдәмендә оештырылган "Ипотека марафоны" узды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы муниципаль органнары вәкилләре белән салымнар һәм милек өчен аренда түләве бурычларын кыскарту мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Документ карар үз көченә кергәнче бирелгән маркалар белән тамгаланган алкоголь продукциясенең яраклылык вакыты чыкканчы әйләнешне рөхсәт итә торган күчеш нигезләмәләрен күздә тота. 345-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә продукция төренең исеме үзгәргән очракта, алкоголь продукциясен җитештерүчеләр һәм импортерлар мондый продукциягә элек бирелгән гаризалар буенча алынган акциз һәм федераль махсус маркалар әлеге карар үз көченә кергән көнгә кадәр гамәлдә булган тәртиптә төшерергә хокуклы.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты тарафыннан 2021 елның 1 яртыеллыгында эчке дәүләт финанс контроле буенча вәкаләтләрне үтәү кысаларында 172 контроль чара уздырылды.
2021 елның 19 августында онлайн-форматта «Ипотека марафоны» узачак. Ул Россия Финанс министрлыгы, ДОМ.РФ торак өлкәсендә үсеш институтының Үзәк Банк һәм Росиия Финанс министрлыгының НИФИ (ЦФГ) Финанс белем үзәге катнашында оештырыла.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең мәктәпкә беренче сыйныфка укырга баручы балаларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ТР Финанс министрлыгы профсоюзы бүләкләр тапшырды. Әлеге чара матур бер традициягә әверелде инде.
2021 елның 15 июленнән 2021 елның 14 августына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 70,68568, яки тоннага $516,0 тәшкил иткән.
Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2021 елның 1 сентябреннән $3,2 га кимиячәк һәм тоннага $64,6 тәшкил итәчәк.
Башлангыч бәяләүләр буенча федераль бюджетның 2021 елның гыйнвар-июль айларында төп күрсәткечләрен үтәү түбәндәгечә булган:
- кергән керемнәр күләме - 13 650 323,9 млн сум яисә «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата (алга таба - Федераль закон);
- чыгымнарның үтәлеше - Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 12 760 025,8 млн сум яисә 59,3%, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына 54,5%.
профицит - 890 298,1 млн сум.