2030 елга кадәр Финанс базарын үстерү стратегиясе турында

2022 елның 2 декабре, җомга

Вәзгыятьнең үзгәрүен исәпкә алып, 2030 елга кадәр Финанс базарын үстерү стратегиясе проекты эшләнеп беткән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелгән.

Документның максаты – Россия икътисадын үстерүгә һәм аның структур трансформациясенә ярдәм итү, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, халыкның финанс белемен күтәрү һәм финанс индустриясенең тотрыклы үсешенә шартлар тудыру.

2030 елга кадәр офыкта төп бурыч булып, Россия икътисадын беренче чиратта, инвестицияләрне финанслауның эчке чыганакларына терәк белән үзгәртеп коруны тизләтү булачак. Яңа шартларда финанс базары роле көчәя. Стратегия авторлары өстенлекле бурычларның берсе итеп – гражданнарның һәм бизнесның, аларның ихтыяҗларына җавап биргән финанс инструментлардан  файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итүне аерып күрсәтәләр.

Өстенлекле юнәлешләр арасында – капитал базарын үстерү, тотрыклы үсешкә ярдәм итү, финанс базарын цифрлаштыру, түләү һәм исәп-хисап системасын дустанә илләр белән трансформацияләү, финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау һәм финанс мәгърифәт.  Макроикътисадый, шул исәптән бәя һәм финанс тотрыклылыгына аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Стратегия максатларын гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм Россия Банкының, үз эченә срокларны һәм җаваплы якларны билгеләгән конкрет чараларны үз эченә алган уртача сроклы документлары һәм юл карталары эшләнә.

2030 елга кадәр Финанс базарын үстерү стратегиясе Россия Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы тарафыннан федераль хакимият органнары, бизнес һәм фәнни бергәлек белән тыгыз партнерлыкта әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International