Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда республика һәм федераль төзелеш программаларын тормышка ашыру, төзелеш мәйданнарында үткәрелә торган хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республикада торак төзелеше дәвам итә. Ел ахырына планны элегрәк планлаштырылган күрсәткечләргә карата 9,6% ка арттыру күздә тотыла. Алексей Фролов сүзләренә караганда, торак тапшыру 3 млн 20 мең кв. метр тәшкил итәргә мөмкин.
Иң зур күләмнәр гадәттәгечә индивидуаль торак төзелешендә теркәлә - 2 млн 167 мең кв. метр.
Күп фатирлы инвестицион торакка 747 мең кв. метр туры килә.
Социаль ипотекага - 105,8 мең кв. м.
нфраструктура объектларын төзү һәм җәмәгать пространстволарын төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруга килгәндә, вәзгыять түбәндәгечә: 15 республика программасының үтәлеше 97 процент тәшкил итә.
12 программа тәмамланган (аларга 180 объект керә).
Тәмамланмаган 3 программага 6 объект керә. Шуларның икесе - сәламәтлек саклау объекты, алар буенча эшләр күләме 89 һәм 92%ка башкарылган (Апас районындагы патологоанатомия бүлеге һәм Арчадагы гомуми практика табибы офисы).
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасында шулай ук 2 объект тәмамланмаган. Бу атнада Казанда, Ютазы һәм Арча районнарында программа объектлары тапшырылган.
Быелгы лимит кысаларында 6 балаларны савыктыру лагереннан 2 лагерьда төзү эшләрен тәмамларга кирәк - Баулы районында (90%ы үтәлгән) һәм Казанда (99%).
Спорт объектларын төзүнең республика программасы 6 декабрьдә - Буа, Минзәлә һәм Биектауда өч объектны тантаналы ачу белән тәмамлана. Бүгенге көндә барлык 6 ябык футбол манежы да файдалануга тапшырылган.
Бүгенгә төзелеш линиясе буенча илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларының үтәлеше 94% тәшкил итә. ТР Төзелеш министрлыгы 8 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасына кураторлык итә, аларга 116 объект керә. Шуларның 102се буенча эшләр тулысынча тәмамланган.
Калган 14 объект 6 федераль программага керә. Шуларның 5се - «Торак» федераль проекты объектлары. Эшләрнең үтәлеше 73% тәшкил итә (федераль проектка барлыгы 16 объект керә).
Агымдагы ел лимитлары буенча илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесенең берсендә - Мамадыш шәһәрендә балалар бакчасында (эшләр башкару - 93%) эшләр дәвам итә.
Мәдәният тармагының 8 объектыннан икесен тәмамларга калган («Мәдәни мохит» федераль проектына керә). Бу - Буа шәһәрендәге мәдәният йортын реконструкцияләү, анда эшләр 76%ка башкарылган, Түбән Кама яшь тамашачылар театрын реконструкцияләү, анда ТМЭ 95%ка башкарылган.
«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Башкару 89% тәшкил итә.
Узган 2 атнада җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү кысаларында федераль эшләр тәмамланган. Бу - «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 28 объект (Чаллыда, Тәтеш, Алабуга һәм Буа районнарында соңгы 4 объект файдалануга тапшырылган). Моннан тыш, «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль проекты тәмамланган - Питрәч районының Көек авылында табиб амбулаториясе тапшырылган.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.