Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуалар бергәлеге вәкилләре белән чираттагы очрашу уздырды.
Очрашу Биектау районында узды (Киндерле, «Айсберг» сәүдә компаниясенең җитештерү-склад комплексы).
Күчмә чараның модераторы - Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшкуарлар белән мондый очрашулар, чыннан да, бик файдалы һәм мәгълүматлы, чөнки бизнес үсешенә комачаулый торган күп кенә проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төбәктә яхшы микроклиматны саклау мөһим, чөнки кече һәм урта бизнес вәкилләре яңа эш урыннары булдыралар, үз-үзләрен тәэмин итеп торалар һәм үз бизнесларын эшләтергә тырышалар. Без һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов, эшкуарларга мөрәҗәгать итеп.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка хезмәткәрләрне мобилизацияләү чыгымнарын алып баручы предприятиеләргә ярдәм итү, парклар һәм скверлар территориясендә эшкуарлар эше, стационар булмаган сәүдә объектлары өчен каты коммуналь калдыклар җыю нормативлары, зәркән тармагы өчен махсус салым режимнарын саклау турында сораулар бирделәр.
Аерым алганда, бизнес вәкилләре Татарстанда җәмәгать киңлекләрен хезмәт күрсәтүләр белән тулысынча тәэмин итәргә кирәк, дип фаразлады. Әмма стационар булмаган сәүдә объектларын (СБСО) урнаштыру схемасына парклар һәм скверлар кертелмәгән. Бу җәмәгать урыннары территориясендә СБСО урнаштырып булмый. Бу республиканың күпчелек районнарына кагыла. Тагын бер проблема - стационар булмаган сәүдә объектлары сәүдәне генә үз эченә ала, ә хезмәт күрсәтүләр һәм арендалау кертелмәгән (роликлар, самокатларны арендалау мөмкин түгел һ.б.).
Йомгаклар буенча Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга әлеге мәсьәләләрне җентекләп карап чыгарга кушты.
Белешмә өчен:
Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның ноябренә Татарстанда 163 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр, шул исәптән шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр саны – 828,5 мең кеше, Татарстандагы эш урыннарының 41%тан артыгы кече һәм урта бизнес өлешенә туры килә.
Бизнесны үстерү мәсьәләләрендәге көчләр инвестицион активлыкны арттыруга һәм кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кече һәм урта бизнеста яңа производстволар булдыруның эффектив механизмы - сәнәгать парклары. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча аларда мең ярымнан артык резидент-компания эшли.