ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның гыйнвар-сентябрендә баррель өчен $40,84 күләмендә, 2019 елның гыйнвар-сентябрендә баррель өчен- $64,15 тәшкил итте.

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның сентябрендә баррель өчен $40,91 күләмендә формалашкан, бу 2019 елның сентябренә караганда 1,5 тапкырга түбәнрәк ($61,06 баррель өчен).


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта 2020 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасы депутатларына 2019 елда бюджет үтәлеше турында сөйләде. «Без һәрвакыт киләчәккә нәтиҗәләр ясар өчен база буларак хисап тотабыз», - дип ассызыклады ул: быелгы барлык сабаклар алдагы өчьеллыкка бюджет проектында исәпкә алынган.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы барлык теләүчеләрне "Гражданнар өчен бюджет" еллык брошюрасының эчтәлеге турында сораштыруда катнашырга чакыра, ул чираттагы финанс елына һәм план чорына федераль бюджет турындагы канунның төп нигезләмәләрен үз эченә ала.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады.

Кандидатураларны Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсының эшчәнлегенә кыскача сыйфатлама биреп чыкты. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына расланды. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына хупланды. 

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү буенча тантана уза. 

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Президиумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иде.

Массакүләм мәгълүмат чараларында күптән түгел басылган кайбер язмаларда 2021 елга һәм 2022-2023 елларның план чорына Россия федераль бюджеты проектында сирәк авырулар өчен даруларга чыгымнар кимегән, дигән ялгыш нәтиҗәләр бар.

Россия Финанс министрлыгы билгеләп үткәнчә, "14 югары чыгымлы нозология" программасына акчалар тулысынча, финанслауны кыскартмыйча салынган. 2020 елда бу чараларга 61,8 млрд сум бүлеп бирелгән, 2021 елга бюджет проектында 64,3 млрд сум салынган. Әлеге программа кысаларында сирәк авырулардан интегүче кешеләргә ярдәм күрсәтелә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яңа сайланган Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтләрен төшерде


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Финанс министрлыгы бизнес вәкилләре белән металлургия һәм химия тармаклары өчен файдалы казылмалар чыгаруга салымны арттыруны күздә тоткан закон проекты турында фикер алышты.

Закон проекты калий тозлары, шулай ук югары өстәлгән бәяле компонентлар (никель, титан, платиноидлар) булган файдалы казылмалар өчен салым ставкасын 3,5 тапкырга арттыра. Чара 2021 ел башыннан эшли башлаячак һәм 56 млрд сумга өстәмә бюджет кертемнәрен тәэмин итәчәк дип ниятләнә.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Инициатив бюджет проектлары буенча IV Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, ул Россия Финанс министрлыгы ярдәмендә узды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 35 төбәгеннән 581 проект керде. Муниципаль берәмлекләр халкы өчен өстенлекле әһәмияткә ия проектларны тәкъдим иткән инициатив төркемнәр составына 7 меңгә якын граждан кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International