ТР Инвестицион советы утырышында 6 проект каралды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 6 инвестицион проект каралды.

Беренче булып социаль проект – Чаллы шәһәрендә балалар бакчасы төзелеше булды. Проект Автошәһәрнең 67 нче микрорайонында тормышка ашырылырга әзерләнә, 44 эш урыны булдырылачак.

«Әлеге балалар бакчасын төзү өчен 8 200 кв. м га җир участогы кирәк», - дип сөйләде балалар бакчасы директоры Алисә Харисова.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев видеоэлемтә форматында шундый социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын билгеләп үтте. «Шәһәр моннан отышлы якта булачак – проектка без ярдәм итәчәкбез! Бигрәк тә балалар бакчасы шәхси секторда булачак, анда ул бик кирәк», - диде Наил Мәһдиев.

Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады һәм аны мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә ашырырга кушты.

Аннары «АэроМост» компаниясе генераль директоры Денис Белов Горький ис. исемендәге үзәк паркны тоташтырачак элмәле юл проекты белән чыгыш ясады. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 3 млрд. сум тәшкил итәчәк һәм аны төзү өчен 120 эш урыны булдыруны күздә тота.

«Кирәкле җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 2,9 гектар тәшкил итә, элмәле юлның озынлыгы — 2773 м, ул Рус-Алман Швейцариясенең парк зонасы аша узачак һәм яшел шәһәр зоналарына искиткеч күренеш ачачак», –дип билгеләп үтте Денис Белов.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, әлеге идея турында озак вакытлар буена фикер алышулар баруын һәм аның шәһәргә кирәклеген искәртте. Ул проект төзелгән шәһәр мәйданчыкларын – «Урам» экстрим-паркы һәм парк тирәсендәге территорияләрне берләштерә, дип ачыклык кертте.  

Татарстан Республикасы Югары Ослан районы территориясендә күзәтү манарасын төзү проекты белән «Фалкон Девелопмент» компаниясе архитекторы чыгыш ясады. Проект «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылачак.

«Объект тирәсендәге территорияне төзекләндерү белән күзәтү манарасы Югары Ослан районында Соколка елгасында тормышка ашырылачак. Манараның кирәкле мәйданы 6 мең кв. м тәшкил итәчәк, киләчәктә объект тирәсендә 50 га җир төзекләндереләчәк», – дип сөйләде төзүче компаниясе вәкиле. Күзәтү манарасы төзелешенә инвестицияләр күләме 50 млн. сум тәшкил итәчәк. Манара биеклеге 30 метрга җитәчәк.

Рөстәм Миңнеханов мәйданчыкны әзерләргә, шулай ук медиа киңлектә проект турында мәгълүмат бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

«Зеленодольск 3» күпләптуплау-бүлү үзәген төзү проекты белән «Ромекс»компаниясе вәкилләре чыгыш ясады. Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инвестицияләр, 1000нән артык эш урыны булдырып, 1,88 млрд. сум. Булачак бүленеш үзәгенең гомуми мәйданы 10,3 га тәшкил итәчәк, ә төзелеш 2022 елда ук башланыр дип көтелә. Проектның максаты – зур габаритлы йөкләрне саклау һәм эшкәртү өчен мәйданчык оештыру.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге участок инвесторлар өчен бик кызыклы, һәм тәкъдим ителгән проектны хуплады.

«Транзит-Сити» компаниясенең « Зеленодольск» сәнәгать паркы янында зур күп функцияле автокомплекс төзү Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында каралган чираттагы проект булды. Компаниянең генераль директоры Ирек Вәлиев билгеләп үткәнчә, проект «Ирбис» заправка станциясе төзелешен генә түгел, ә зур тоннажлы автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча да тулы функционалны үз эченә ала.

«Автокомплекс территориясендә пропан, бутан һәм электрозаряд станцияләре булдыру планлаштырыла. Шулай ук йөк машиналары өчен юу җайланмалары, җиңел машиналар өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм йөк җайланмалары өчен кросс-докинг, сәнәгать паркы янында отышлы урнашкан», - дип өстәде Ирек Вәлиев.

Компания вәкиле Казанга кайту өчен уңайлырак логистика хәл ителеше итеп «Зеленодольск» сәнәгать паркы аша узуны оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Проектка инвестицияләр күләме 382 млн. сум тәшкил итәчәк һәм 5 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International