Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә йөртүгә һәм аның сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында 2021 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Мәдәниятне үстерү – Татарстанда өстенлекле юнәлеш, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча иң мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Европада Urals экспорт нефтенең бәясе 19 гыйнварда беренче тапкыр 2014 елның октябреннән башлап беренче тапкыр баррель өчен 90 доллардан арткан, дип хәбәр иттеләр Argus халыкара бәя агентлыгында.
Бүген Казанда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система һәм гражданнар оборонасы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга бурычлар билгеләүгә багышланган Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ уртак коллегиясе узды.
Федераль бюджет профициты 2021 елның гыйнвар-декабрендә, алдан бәяләү буенча, 514,76 млрд сум тәшкил иткән, диелә Финанс министрлыгы матбугат релизында.
2021 ел нәтиҗәләре буенча фаразлана торган инвестицияләр күләме 665 млрд сум. Йомгаклау коллегиясендә катнашучыларны Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шундый саннар белән таныштырды.
2022 елның 1 гыйнварына (2021 ел өчен) илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга РФ федераль бюджеты чыгымнарының башкарылуы якынча 2,549 трлн сум тәшкил иткән, диелә Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.