Сәламәтлек саклау өлкәсендә проектларны чираттан тыш сайлап алуны уздыру турында карар кабул ителде

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Фонд советы тарафыннан, ЕФСР грантларын финанслау өчен, СOVID-19 кабынышына оператив җавап бирү мөмкинлекләрен арттыру максатларында, сәламәтлек саклау өлкәсендә проектларны чираттан тыш сайлап алуны уздыру турында карар кабул ителде. Грантлар җан башына милли керем түбән булган илләргә биреләчәк.

"Фондның төп чыганагы - Россия Федерациясенең 90% күләмендә взнослар. Бу ЕФСР катнашучы дәүләтләр икътисадларына ярдәм итүнең өстәмә мөмкинлеге. Бу очракта Фонд Таҗикстан Республикасына таҗ инфекциясе таралу шартларында икътисадый һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен акча бүлеп бирә. Акчалар халыкка ярдәмгә, мәшгульлеккә һәм финанс секторының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдереләчәк», - дип сөйләде А.Г.Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International