Россия Финанс министрлыгы Салым кодексына төзәтмәләр әзерләде, алар физик затларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша салым органнарында исәпкә басарга мөмкинлек бирә.
Якынча мәгълүматларга караганда, беренче кварталда төбәкләрнең керемнәре 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11%ка арткан һәм 3 408 млрд. сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар сессиясендә катнашты. Пленар сессия «Технологик повестканы трансформацияләү контекстында Россия һәм дөнья» темасына багышланган. Модератор буларак Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында атналык традицион киңәшмә узды.
2021 елның I кварталында Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. 44 муниципаль берәмлектә һәм Татарстан Республикасының шәһәрләрендә бизнеска ярдәм итүнең җайлы һәм уңайлы инфраструктурасын алу максатларында «Мой бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре эшли.
Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2021 елның 1 апреленә - 384,5 млрд сум яки планлы бюджет билгеләренең 16,8%ы тәшкил иткән.
Дөнья икътисадындагы вәзгыять гади генә түгел. Без торгызу процессын күзәтәбез, шул ук вакытта кабул ителгән кризиска каршы чаралар дөнья икътисады өчен яңа куркынычлар тудырырга тиеш түгел. Бу хакта Финанс министры Антон Силуанов "Группа 20" финанс ведомстволары башлыкларының чираттагы очрашуында чыгыш ясаганда әйтте
2021 ел ахырына кадәр үз-үзен эш белән тәэмин итүче гражданнар дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә ташламалы кредит алуга заявка бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта күрсәтмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Россия Финанс министрлыгы 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәрге чорда Милли муллык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Төбәкләр 2021 елда яңа кредит алырга теләсәләр, башта 2020 ел калдыкларын тулыландыруга алган өстәмә кредитларны кайтарырга тиеш. Шушы максатларда бирелгән бюджет кредитларын кире кайтканнан соң гына яңа бюджет кредитлары ала алачак.