Халыкара валюта фонды (МВФ) коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре йогынтысында Россиянең тулаем эчке продуктының 2020 елда 5,5% ка кимүен фаразлый, гыйнварда фонд ил икътисады үсешен 1,9% дәрәҗәсендә көткән иде. Бу хакта Халыкара валюта фондының дөнья икътисады үсеше перспективалары турындагы докладында әйтелә.
Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 2020 елның 10 апреленә 839,1 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 28,2%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
РФ федераль бюджетының профициты 2020 елның гыйнвар-март айларында якынча 12,407 млрд сум тәшкил иткән, ягъни тулаем эчке продуктның 0,05%ы. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.
Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә, коронавирус белән вәзгыятьтә, төбәк бюджетларына финанс ярдәмен алдан күрүне йөкләде. Тиешле пункт 30 мартта федераль округларда вәкаләтле вәкилләр белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы йөкләмәләренең җомга көнне бастырылган исемлегендә бар.
«Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor.tatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарының ишегалды территорияләренең 341 проекты барлыкка киләчәк.
2020 елның беренче өч аенда илкүләм проектларны һәм Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча комплекслы планны гамәлгә ашыруга РФ федераль бюджеты чыгымнары 15,69%ка үтәлде, бу 357,434 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Хисап палатасының оператив мәгълүматлары җиткерә.
Коронавирус пандемиясе белән вәзгыять икътисадның күп кенә тармакларына йогынты ясый, әмма Россия яңа чынбарлык белән бәйле үзгәрешләргә җавап бирү өчен җитәрлек запаслар туплады. Бу хакта "Россия 1" телеканалында Наилә Аскер-задәнең "Опасный вирус" фильмында финанс министры Антон Силуанов белдерде.
РФ Хөкүмәте коронавирус таралу шартларында ил икътисадының тотрыклы үсеше өчен чаралар исемлеген раслады. Министрлар Кабинетының тиешле карары дүшәмбе көнне Хөкүмәт сайтында бастырылган.
Россия Хөкүмәте керемнәр кимүгә карамастан, бюджет чыгымнарын киметергә җыенмый, дип белдерде икътисадый үсеш министры Максим Решетников.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга капремонт республика программасын һәм ТР Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.