Россия икътисады хәтта нефть бәясе баррель өчен 40 доллар булганда да җитди басым кичермәячәк, дип белдерде РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.
2019 елның 29 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
РФ хөкүмәте 19 сентябрьдә узган утырышта 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын караячак. Бу хакта демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм социаль тәэминат өлешендә 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына федераль бюджет чыгымнары турында киңәшмә ачканда премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте.
2022 елга кадәр якындагы өчьеллыкка бюджет фундаменталь фәннең лидерлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу хакта 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына федераль бюджетның демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм социаль тәэминат өлешендә чыгымнары турында киңәшмәне ачып, премьер-министр Дмитрий Медведев белдерде.
2019 елның 26-27 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-июлендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның август аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 2019 елның III кварталында 0,8-1,3% тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Банкы материалларында.
23 августка республикада 1 млн. 600,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 66%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Финанс министрлыгы Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турында эшләнеп беткән закон проектын ай дәвамында Хөүмәткә кертәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
2019 елның 22 агустында Казан шәһәренә Региональ рейтинглар төркеме җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Е.С.Анисимова җитәкчелегендә Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) вәкилләре визиты кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында очрашу узды. Визитның төп бурычы – кредит рейтингын күзәтеп бару кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.