ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Үзебезнең ил товарларын дәүләт сатып алулары вакытында бәя преференцияләрен куллану чикләүләр белән булырга тиеш. Бу фикерне III Санкт-Петербург төбәкара контракт мөнәсәбәтләре форумында РФ Финанс министрлыгының Контракт система өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты директоры Татьяна Демидова җиткерде.

Эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу икътисадны хәрәкәткә китерәчәк чын профессионнарны булдырырга мөмкинчелек бирә. Бу фикеренче РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Казахстан Премьер-министры Аскар Мамин белән очрашуында җиткерде.

Финанс министрлыгының нефтькә файдалы казылмаларны чыгаруга салымны (НДПИ) һәм уңай булган нефть газына файдалы казылмаларны чыгаруга салымны арттыру турында тәкъдиме мәҗбүри кабул ителгән чара, чөнки Приоб чыганагына льготаларны бирүне компенсацияләргә кирәк. Бу хакта Салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазановка сылтама ясап, РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Moody's Халыкара рейтинг агентлыгы 2019 елга РФ тулаем эчке продукты үсеше фаразын 1,6%тан 1,2% кадәр төшергән. Бу хакта Global Macro Outlook 2019-2020 агентлыгының яңартылган хисабында әйтелә. Moody's фаразы буенча 2020 елда РФ тулаем эчке продукты үсеше 1,5%, ә инфляция 2019 елда һәм 2020 елда 4,6% һәм 4% тәшкил итәчәк.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 19-20 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың эре предприятиеләре – «ТАИФ» компанияләр төркеме, машина төзелеше, энегетика тармагы, алкоголь продукциясен һәм сыра җитештерүчеләр һәм башкалар белән киңәшмәләр үтте.

АКРА рейтинг агентлыгы Россиягә, шулай ук башка дәүләтләргә мөстәкыйль рейтинг бирергә ниятли. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы “тотрыклы” фараз белән "BВB-" тан "BBВ" дәрәҗәсенә кадәр РФ алты шәһәренең һәм төбәгенең озак сроклы кредит рейтингын күтәргән. Бу хакта агентлык тараткан хәбәрдә әйтелә.

2019 елның беренче яртыеллыгында төбәкләрнең тупланма бюджетлары 700 млрд сум диярлек профицит белән туры китерелгән. Бу 2018 елның шул ук күрсәткеченнән өчтән бердән артыкка күбрәк. Төбәкләрнең керемнәре шулай ук 12%ка диярлек үскән. Бу хакта РФ Хисап палатасы хәбәр итә.

РФ тулаем эчке продукты үсеше июньдә 0,8%ка үсештән соң еллык чагылышта 1,7% кадәр тизләнгән. Бу бәя Икътисадый үсеш министрлыгының материалларында бирелгән.


17
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 15-17 асгустында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ТР районнары һәм шәһәрләре белән киңәшмәләр узды. Алар 2020 елга җирле бюджетлар керемнәренең фаразлы күрсәткечләрен тикшерүгә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International