Бүген эре салым түләүчеләр - предприятиеләр белән киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы финансминистры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның доклады белән җитәкчелекнең рәсми чыгышлары бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүген Казанда В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Утырышта 2020 елның җиде аенда компаниянең бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның сентябренә бюджет расланды.
Татарстан Республикасында 2020 елның 7 ае эчендә бәяләүләр буенча җыелма төбәк продукты (ҖТП) күләме үткән елның шушы чорына карата 98,5% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы – 98,2%. Төп сәнәгать тармакларының кайберсе буенча кимү күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре салым түләүче предприятиеләр белән киңәшмәдә хәбәр итте.
Финанс министры А.Г. Силуанов берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, "дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларның файда китерү урынына счетларда ятуы мөмкин түгел. Акчалар планлаштырылган максатларга вакытында җиткерелергә, яисә ашыгыч чараларга күчерелергә тиеш».
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзү чаралары графигы нигезендә 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын формалаштыру эше дәвам итә.
"Промсвязьбанк" ААҖ оештырган сессия кысаларында форум мәйданчыгында чыгыш ясап, РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев дәүләтнең оборона комплексына ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән карар кабул итүен искәртте. "Әлеге карар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен үсеш һәм уңайлырак яшәү тәэмин итәргә тиеш", - дип шәрехләде Алексей Моисеев.
РФ Финанс министрлыгы транспорт салымын кичеру турында фикерен белдерде
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының уникенче утырышы ачылды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин депутатлар алдында агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ата-аналарны һәм беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы башлану белән котлау күркәм гадәтка әверелде. Агымдагы ел искәрмә булып калмады, һәм 20 августта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында беренче сыйныф укучыларын тормышларында яңа һәм кызыклы чор башлану белән тантаналы котладылар.