Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин депутатлар алдында агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 105,2 млрд. сум яисә еллык планга 38 процент күләмендә керде. Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 84,8 млрд.сум күләмендә тупланган, бу еллык планлы билгеләнүгә 36 процент тәшкил итте. 2018 елның шул ук чорына карата кимү күләме - 30,0 млрд. сум яки 26 процент.
Республика бюджеты чыгымнары 145,5 млрд. сум, ягъни еллык планның 46 процентын тәшкил итте. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар 31,4 млрд. сум күләмендә үз вакытында һәм тулы күләмдә бүлеп бирелгән.