ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта 2016 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджет расланды.

Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» компаниясенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау турында мәгълүмат тыңладылар. Фараз 1 баррель Urals нефте өчен 40 АКШ доллары күләмендәге уртача еллык  бәяләргә һәм 1 АКШ доллары курсы 64,8 сум, шулай ук инфляция индексы 5,5%  булуга нигезләнгән. Компания үсешенең расланган стратегиясе буенча (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 28,6 млн. тонна нефть чыгару планлаштырыла. «Татнефть» ГАҖның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салганга кадәр 106 млрд. 701 млн. сум табыш алу карала (төяп җибәрелгән продукциядән килер, нетто 469,5 млрд. сум күләмендә), чиста табыш 84 млрд. 173 млн. сум тәшкил итәчәк.

Директорлар советында шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.  

Төгәлрәк - «Татнефть» ГАҖ рәсми сайтында.

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты I укылышта кабул ителде.


Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты кереме 166,8 млрд сум, чыгымнар 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 млрд сум булыр дип  фаразлана.  Узган ел, икътисади кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә 3 еллык бюджет планы каралды.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 октябренә кадәр вакыт аралыгында Резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерә.

Резерв фонды

2016 елның 1 ноябренә торыш буенча Резерв фонды 1 991,61 млрд. сум, бу АКШның 31,66 млрд. долларына тәңгәл. Резерв фонды акчасын исәпләү буенча аерым исәп-хисап счетларында калдыклар түбәндәгечә:

- АКШның 14,50 млрд. доллары;

-13,15 млрд. евро;

- 2,30 млрд. фунт стерлинг.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды http://minfin.ru/ru/##ixzz4OvbZ4teV

 


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның гыйнва-октябрь айлары нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен 40,72 доллар тәшкил итте.  2015 елның гыйнвар-октябрь айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 53,61 доллар тәшкил иткән иде.

2016 елның октябрендә Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 48 доллар дәрәҗәсендә булган иде, бу 2015 елның октябре белән чагыштырганда 1,03 тапкырга артык (баррель өчен 46,77 доллар)

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды http://minfin.ru/ru/##ixzz4OvbZ4teV


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның гыйнвар-август айларында Россиядә алтын җитештерү 179,66 тонна тәшкил итте (2015-181,95), шул исәптән: алтын табу - 147,57 тонна (2015-144,87 тонна), бер уңайдан алтын тыбу - 10,02 тонна (2015 - 10,93 тонна), икенчел - 22,07 тонна (2015 - 26,15 тонна).

Россиядә 2016 елның гыйнвар-авгыст айларында 682,73 тонна көмер җитештерелгән (2015 - 770,11 тонна), шул исәптән табылган көмеш күләме - 346,49 тонна (2015 - 455,48 тонна), бер уңайдан табу - 186,81 тонна (2015 - 177,32 тонна), икенчел табу - 149,43 тонна (137,31 тонна).

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.  


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1мең 363 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 16 млн 620 мең сумга 440 карар чыгарылган.

Бу мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елның 28 октябренә республикада 1 млн 857,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 216,4 мең кв. м булган 3 мең 754 фатирлы 89 йорт төзелгән.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә Россиянең Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы, Федераль почта хезмәтенең "Татарстан почтасы" идарәсе белгечләре дә катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү, салым түләүче физик затларның мөлкәт салымнарын җыю буенча башкарылучы эшләр торышы, шулай ук 2016 елның 10 аенда җирле бюджет үтәлеше күрсәткечләре һәм агымдыга ел ахырына кадәр көтелүче үтәлеш күрсәткечләре тикшерелде. Шулай ук әлеге киңәшмәдә җирлекләрнең белем бирү оешмалары һәм мәдәният учрежденияләре хезмәткәрләренең тарификациясе мәсьәләләре дә каралды. 


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

14 октябрь көнне Татарстан Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын керткән иде. Узган атнада бюджет проекты Дәүләт Советы комитетларында каралды, парламент тыңлаулары, зона киңәшмәләре үткәрелде. Кыскасы, аны беренче укылышта карап тикшерүгә әзерлек бара. Быел республика бюджеты янә өч елга кабул ителә. Киләсе елда безне тагын нинди яңалыклар көтә, республиканың төп финанс документын үтәүдә нинди кыенлык­лар килеп чыгарга мөмкин? Бу һәм башка сорауларга Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин җавап бирә.

("Ватаным Татарстан" газетасы)


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Җыеп барган акчасын, малын саклау мәсьәләсе Россия халкы өчен әһәмиятле: ел саен кешеләр банк карталарыннан йөзләгән миллион сум акча югалта, алдакчыларга юлыга, финанс базарында катнашучыларның караклыгы белән очраша. Шуңа күрә быел үткәлерүче III Россиякүләм саклык атналыгы мошенник-алдакчыларның гамәлләреннән саклану, дөрес финанс тәртип кагыйдәләренә, җыелган акчага карата җаваплы караш принципларына багышланган.

"Безнең әлеге чараларда катнашучылар чыгымнарын ничек тикшереп торырга, акчаны сак тоту һәм дөрес итеп инвестициялә һәм шул ук вакытта алдакчы-караклардан ерак тору турында үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар табачак", - дип билегәп узды Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Сергей Сторчак. Аның сүзләре буенча, әлеге атнаның башка атналардан аерылуы чараларның күбесенең эш урыннарында узуы. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, эш белән тәэмин итүчеләр үзләренең хезмәткәрләренең белемен арттыруда кызыксынган".   


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Киләсе елда республика бюджет дефициты 7,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Быел дефицит 5,8 млрд сум булган. Моннан тыш республика бюджетына тискәре йогынты ясый торган тагын берничә күрсәткеч бар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, керемгә булган салымның 1 процентын, ягъни 3,5 млрд сумны федераль казнага бирү Татарстан бюджетына тискәре йогынты ясый торган факторларның берсе. Шулай ук федераль бюджеттан алынган 6,8 млрд кредитларны кайтару да төбәк казнасында чагылыш табачак. Моннан тыш, файдалы казылмаларга салымнар арту да республика бюджетына йогынты ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International