ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген 2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы тупланма бюджеты проекты буенча Яр Чаллы шәһәрендә зональ киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә шулай ук 2017-2019 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразы да тикшерелде.

Бүгенге киңәшмәдә катнашучылар - муниципаль районнарның финанс идарәсе җитәкчләре һәм белгечләре, республиканың Кама артындагы Дәүләт Советы депутатлары республиканың социаль-икътисади үсеш фаразларының төп күрсәткчләре, агымлагы елда бюджет үтәлеше һәм өч еллык бюджет проекты белән таныштылар. 

Татарстан Республкиасы финанс министры Радик Гайзатуллин агымдагы елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында чыгыш ясады. Республика бюджетына шушы вакыт эчендә 164,2 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган.


22
октябрь, 2016 ел
шимбә

22 октябрь көнне 2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюдңеты турында закон проекты һәм 2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразы буенча Биектау районында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" чыгыш ясады. Шулай ук ул агымдагы ел бюджетының үтәлеше үзенчәлекләре турында да сөйләп узды.

2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразы турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәфсилләп сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча, инде традициягә әйләнгәнчә, бюджет проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында беренче уклылышта каралыр алдыннан зональ киңәшмәләрдә тикшерелә.

 2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты һәм 2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразын тикшеръ буенча беренче зональ киңәшмә Югары Осланда уздырыла. Әлеге киңәшмәгә республика вәкилләре һәм якындагы җиде районнан делегация вәкилләре дә катнашты. 

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" чыгыш ясады. Шулай ук ул агымдагы ел бюджетының үтәлеше үзенчәлекләре турында да сөйләп узды.

2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразы турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәфсилләп сөйләде.

 


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә җитештерелгән продукция суммасы 2017 елда 250 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте. Бу бөртекле культуралар уңышын арттыру, ит җитештерүне үстерү һ.б. хисабына гамәлгә ашырылачак.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр арткан һәм аларның гомуми саны 143 меңгә якынлашкан. Күпчелеге авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында “2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына бюджет турында” закон проекты тикшерелде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Парламент тыңлауларына чыгарырдан элек  әлеге документның проекты профильле юнәлешләр буенча барлык  комитетларның утырышында каралган иде. Төп закон һәрбер депутат тарафыннан җентекләп өйрәнелә.

Киләсе елда республика бюджетының керемнәре 166,8 миллиард сум булыр, дип көтелә. Чыгымнар күләме исә – 174,4 миллиард сум. Дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итә. Әмма әлегә бюджет тулы күләмдә формалаштырылмаган. Федераль акчалар исәпкә алынмаган әле.


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2017 елга Татарстанның мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 6761,2 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 2018 елга бу сумма 7119,4 млн сум, 2019 елда 7083,4 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә узган утырышта республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Агымдагы ел бюджетын раслаганда, Татарстан Мәдәният министрлыгына 3820,5 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. 2017 елга бүленәчәк бюджет хисабына “Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар мәдәни мирасы” комплекслы проектын, “2014-220 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” прграммасын тормышка ашыру һәм тагын 6 дәүләт программасы гамәлгә кую каралган.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһүдин алып барды.

Агымдагы елда Россиядә тулаем төбәк продукты 0,6 процентка кимегән. 2015 елда әлеге күрсәткеч 3,7 процент булган. Татарстанда исә бу юнәлештә уңай үсеш күзәтелә. Республикада тулаем төбәк продукт быел 102,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген  Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте. Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар планлы чорына бюджет проекты каралды.

Бу ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 1 трлн 929 млрд сум тәшкил итәр һәм 102,3 процент үсештә булыр дип фаразлана. 2017-2019 елларда тулай төбәк продукты үсеше 103,1-104,2 процент булыр дип көтелә.

2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре якынча исәпләүләр белән түбәндәгечә:

- тупланган керемнәр күләме - 9 293 990,1 млн. сум, яисә "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменнән 67,6%;

- чыгымнар үтәлеше - 10 869 524,2 млн сум, яисә "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән 67,5%, ачыкланган росписьнең 66,6%.

-кытлык күләме (-) 1 575 534,1 млн. сум.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.

 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендәге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

“Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка кертү вакыты октябрь ахырына күчерелү сәбәпле, федераль акчалар юк. Ул икенче укылышка планлаштырылган”, - дип аңлатты министр. 2017-2019 елларга бюджет формалаштырылганда 2017 елга керемнәр күләме нефтьнең барреле 40 доллар, доллар курсы 65 сум, инфляция 4,9 процент исәбе файдаланып саналды, диде Радик Гайзатуллин.

Татарстанның финанслар министры сөйләгәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына 9 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 164,9 млрд акча җыелган. Республика бюджетына – 136,7 млрд сум.

Бүген сәгать 12.00да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралачак. 

Татарстан Республикасы тупланма бюджетына 164,9 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Республика бюджетына 136,7 млрд. сум акча җыелган.

Татарстан Республикасы бюджетына 53,7 млрд. сум күләмендә табышка салым кергән.

Физик затлар кеременә салым тупланма бюджетка 44,8 млрд. сум күләмендә җыелган, шуларның 31,2 млрд. сумы республика бюджетына, 13,6 млрд. сумы җирле бюджетларда тупланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International