2017 елга Татарстан Республикасының тупланма бюджетының керем өлеше 203,3 млрд. сум, 2018 елга - 210 млрд. сум, 2019 елда - 214,9 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бу турыда Республиканың Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Радик Рәүфович сүзләре буенча, 2017 елда республика бюджетының керемнәре 166,8 млрд. сум, 2018 елда - 172,2 млрд. сум, 2019 елда - 176 млрд. сум күләмендә керер дип көтелә.
Татарстан Республикасының тупланма бюджеты чыгымнары 2017 елда 210,8 млрд. сум, 2018 елга - 222,9 млрд. сум, 2019 елга - 229,3 млрд. сум күләмендә фаразлана.
Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнары 2017 елда 174,3 млрд. сум, 2018 елда - 185,7 млрд. сум, 2019 елда - 191,1 млрд. сум күләмендә көтелә.
Татарстанда ҖТП үткән ел йомгаклары буенча 1 трлн. 929 млрд. сум дип фаразлана, динамика – 102,3 процент. 2017-2019 елларда үсеш 103,1-104,2 процент дип көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2017, 2018 һәм 2019 елларга фараз күрсәткечләре нефтькә уртача еллык бәяләр нигезендә, ягъни бер баррельга 40 АКШ доллары күләмендә формалаштырылды. Фараз буенча доллар курсы 2016 елдагы 67 сумнан 2019 елдагы 64 сумга кадәр төшәчәк (Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы күрсәткечләре буенча).
Бүген Мәскәүдә беренче финанс форумы эшен башлап җибәрә, аның төп темасы- "Россиянең финанс стратегиясе: үсешкә юнәлеш". Форумны оештыручылар - Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте. Мәскәү финанс форумы бу өлкәнең белгечләре өчен фикер алышу мөмкинлеге тудырган мәйданчык, ул ел саен уздырылырга ниятләнә. Белгечләр икътисади сәясәт, иҗтимагый финанслар һәм Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы вәкаләтләре кысаларында җайга салу өлкәләрен тикшерәчәк.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
Бүген Казанда, “Генерирующая компания” ААҖ мәйданчыгында, Энергия җитештерүчеләр советы тарафыннан оештырылган “Яңа Россия. Яңа энергетика” XIV һөнәри конференциясенең “Электр энергетикасын үстерүнең перспектив юнәлешләре” темасына пленар утырыш булды. Аны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Илдар Халиков пленар утырышны башлап, энергетиклар конференциясенең элеккеге кебек Сочида түгел, бу юлы нәкъ менә Казанда үткәрелүе куанычлы, дип билгеләп үтте. ТР Премьер-министры анда катнашучыларга эш нәтиҗәле булсын һәм Татарстан башкаласының матур урыннары белән танышу мөмкинлеге чыксын, дип теләде.
Татарстан бюджеты кабат үзгәрешләр кичерә. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Шул рәвешле, республиканың 2016 елга булган бюджет керемнәре 199,8 млрд сум күләмендә булачак. Чыгымнар исә 207,4 млрд сум тәшкил итә. Бюджет дефициты исә 7,6 млрд сум булыр дип көтелә.
Депутатлар каршындагы чыгышында министр 8 ай нәтиҗәләре буенча, салым һәм салым булмаган кертемнәрне 23,1 млрд сумга арттыру күздә тотылуын ассызыклады.
Татарстан парламентының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика бюджетының кертемнәр өлешен 24,9 млрд сумга арттыру ниятләнә. Чыгымнар өлеше исә барлык юнәлешләрдә дә булачак, дип басым ясады ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Илдар Халиков киңәшмәне ачып, бүгенге көндә Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдә 15, Россия субъектларында 8 вәкиллеге эшли, дип билгеләде.
“Максатлары һәм бурычлары һәркайсының төрле. Кайдадыр икътисади, кайдадыр сәяси һәм беркетмә компоненты күбрәк, ә кайберләрендә барысы бергә. Шуңа күрә нәтиҗәлелек формуласын чыгару катлаулы, - диде ул. – Әмма минем аерым билгелисем килә, катлаулы чор булуга карамастан, без Төркия белән үзара әйбәт мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Төркия бизнесы элеккечә республика территориясендә эшләвен дәвам итә һәм үзенең эшчәнлеген җәелдерергә планлаштыра”.
Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның 114 төзелүче объектыннан 85 объект әзерлеге югары дәрәҗәдә; уртача дәрәҗәдә – 23 объект; 6 объектта эшләр бик күп әле.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары каршындагы Татарстан Иҗтимагый палатасы карамагындагы иҗтимагый советлар координацион советының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарага республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Ведомстволарның һәм муниципалитетларның иҗтимагый советлары аларның, граждан җәмгыятенең мөһим институтлары буларак, потенциалын ача, аларның иҗтимагый мәнфәгатьләр белән ведомстволар һәм территорияләр ихтыяҗларын бәйләве дә мөһим.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2016 елның 15 августыннан 14 сентябренә кадәр вакыт аралыгында баррель өчен 45,47659 доллар тәшкил итте, ягъни тоннасы өчен 332 доллар. Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы белгечләренең исәпләүләре буенча, Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2016 елның 1 октябреннән тоннасы өчен 11,9 долларга артып 91,9 доллар тәшкил итәргә тиеш.
Югары лайлалы нефтькә пошлина 9,5 доллардан 11,1 долларга кадәр артачак.
Әлеге мәгълүматлар Россия Федерацисенең финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.