ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alstom Россия компаниясе президенты Филипп Пегорье белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән уртак утырышында катнашты.  

Коллегия «2016 елда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү ярдәмче территориаль системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2017 елга бурычлар кую» темасына багышланды.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2017 елның гыйнвар аенда баррель өчен 53,16 доллар тәшкил итте. Бу 2016 елның гыйнвар аендагы бәя белән чагыштырганда 1,8 тапкырга артык. 2016 елның гыйнвар аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 28,75 доллар тәшкил иткән иде.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4XVsYOzFt


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2016 елда тарифлар буенча 9 меңнән артык карар кабул ителгән. Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәсе 18 млрд сум тәшкил иткән.

Бу мәгълүматлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр ителде.

Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында  узган елга нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль идарә җитәкчесе Наталья Альхимович катнашты.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү һәм Татарстан Республикасы командасын «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча чемпионатларга әзерләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

2017 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы матчларына әзерләнү тәмамланып килә. 

Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Руденко, “РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге”  идарәчесе Рамил Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

РамилГайзатуллин үзенең докладында  бүген  Социаль иминият фондының Татарстан бүлегендә 144 мең иминиятче бар, дип хәбәр итте. 2016 елда ике төр иминиятләштерү буенча керемнең гомуми күләме 13,2 млрд сум тәшкил итте. Үсеш 1,4 млрд сумнан артты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген  “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.

Гадәттәгечә утырышта узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга компаниянең бюджеты расланды.

2016 елда “Татэнергосбыт” АҖ ирешкән нәтиҗәләр: кулланучыларга электр энергиясен сату күләме 18,4 млрд кВт тәшкил иткән, бу  53,2 млрд сумга. 12 ай эчендә клиентлар базасы физик затлар 837 220 дән 850 767 гә кадәр һәм юридик затлар 33 305 тән 33 950 гә кадәр арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International