ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты кысаларында "Татнефть"нең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы ачылу тантанасында катнашты. 

Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Конкурста катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген биредә үз тармакларында ярышларда җиңүче хезмәткәрләр җыелды. . Конкурста катнашучылар арасына эләгү һәр хезмәткәр өчен бик хөрмәтле һәм чыннан да һөнәрдә зур казаныш. 


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән, бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.

"Бүгенгә социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 181,9 мең кв метр булган 3154 фатирлы 79 йорт торгызылган", - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. Ветераннар өчен йортлар төзелеше дә дәвам итә. Ятим балаларга торак бирү мәсьәләсе дә хәл ителә. 2016 елда күп фатирлы инвестицион торак төзелеш программасына 99 йорт кертелде. Аларның 56 сы файдалануга тапшырылган, тагын 43 югары һәм урта дәрәҗәдә әзер. Быел республикада 9 мең аз катлы торак йорт төзелергә тиеш, 6 мең 258е әзер инде.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.

Аерым алганда, ЦРТ төркеме сәламәтлек саклау өлкәсендә кеше-машина сөйләмле үзара элемтә интерфейслары нигезендәге интеллектуаль идарә системалары өчен Voice2Med платформасын эшләү буенча проект тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру медицина хезмәткәре телдән әйткән мәгълүматны реаль вакыт режимында текстка әйләндерү мөмкинлеген бирә, ул текст система тарафыннан автомат рәвештә расланган формадагы документка кертелә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

"Быелның июнендә Россия Хөкүмәте карары белән Кама инновацион-территориаль җитештерү кластеры чигендә “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе расланды. Бу кластер 2012 елда өстенлекле кластерлар исемлегенә кертелде һәм сәнәгатьтә яңа технологияләрне актив куллануны күздә тоткан үсешнең яңа моделен гамәлгә ашыру ноктасы булырга тиеш", - дип искәртте Илдар Халиков.

Татарстан Президенты республика социаль программаларын 2017 елга озынайту турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

“Соңгы берничә елда, “Президент программалары” буенча күп эшләр башкарылды. Республика шәһәрләре һәм районнары матурлана бара, күп санда сәламәтлек саклау, ммәгариф, мәдәният, социаль билгеләнештәге объектлар, юл инфраструктурасы барлыкка килде. Ләкин барлык ммәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле. Шуңа күрә Татарстан Президенты тарафыннан ел саен безнең төп социаль программаларны озынайту турында карар кабул ителә. Күптән түгел 2017 елга да программаларны озынайту турында карар кабул ителде. Мин бу программмаларның озынайтылуы турында рәсми рәвештә белдерәм. Сентябрьдә без аларны раслаячакбыз”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.

үген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының күчмә киңәшмәсен уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.

2016 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча “Татспиртпром” АҖ Россия Федерациясенә аракы җибәрү буенча Россиядә беренче урынны алып тора. Компания җиде айда 5,8 млн. декалитр аракы җибәргән, бу узган елның шушы чорына караганда 45%ка күбрәк.

2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 12,5 млрд. сум салымнар һәм акцизлар күчергән. Шул исәптән 8,2 млрд. сум федераль бюджетка, 4,3 млрд. сум Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына җибәрелгән.

“Татспиртпром” бюджетка түләүләрнең күләме буенча республика предприятиеләре арасында икенче урында, дип билгеләде Илдар Халиков.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда агымдагы елның беренче алты аенда компаниянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Бу чорда электр энергиясе җитештерү 5 938 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына караганда 1%ка түбәнрәк һәм планлаштырылган күрсәткечтән 5%ка кимрәк. Җылылык энергиясен җибәрүнең күләме дә азайган, ул 5 934 мең Гкал тәшкил иткән, узган ел 6 241 мең Гкал булган.

Компаниянең табышы агымдагы елның беренче алты аенда 17 813 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елга караганда 1%ка күбрәк һәм планнан 4%ка калыша. Компаниянең дебитор бурычларын бетерү буенча эшчәнлеген уңай бәяләде, аны 792 млн. сумга кыскарту мөмкин булган. 1 июльгә ул 1 458 млн. сум тәшкил иткән.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 24 августында Россия Федерациясе финанслар министырлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясенең "2012 елның 27 июленнән 775 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертү хакында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын кертте. 

 


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез.

Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министлыгы исегезгә төшерә, «BudgetApps» ачык дәүләт финанслар белешмәләре" конкурсына гаризалар кабул итү ахырына якынлаша.

Конкурска гаризаны электрон теркәлү формасы аша биреп була, ул 31 августка кадәр Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтында, «BudgetApps» ачык дәүләт финанслар белешмәләре" конкурсы бүлегендә кулланышта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International