Россиядә 2016 елның гыйнвар-июнь айларында 115,45 тонна алтын эшләп чыгарылган. 2015 елда ул 113,08 тонна тәшкил иткән иде. Шул исәптән: алтын табу - 91,09 тонна (2015 елда 88,02 тонна), бер уңайдан табылучы алтын - 7,29 тонна (2015 елда 8,17 тонна). Икенчел - 17,07 тонна (2015 елда - 16,9 тонна).
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖнең Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Утырышта "Татнефть" ГАҖнең 2016 елның җиде аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды.
Хисап чорында компания ятмаларыннан 13,739 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,8 % ка артык. Иярчен газны чыгару 461 млн. куб. метр тәшкил итте, бу 2015 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 5,6 % ка артык.
Татарстан Республикасы Финанслар министрыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Рәүфович Гайзатуллин 2017 елга җирле бюджетларның фаразланучы керем күләмен тикшерү буенча киңәшмәләр уздырды.
Шулай ук әлеге очрашулар барышында агымдагы елның гыйнвар-июль айларында җирле бюджетларның үтәлеше дә каралды.
2016 елның 24-25 августында Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасарлары Алексей Шишкин һәм Алла Анфимовада 2017-2019 елларга министрлыкларның фаразланучы чыгымнарын тикшерү буенча киңәшмәләр узды.
23 сентябрь көнне "Манеж" ЦВЗда беренче Мәскәү форумы узачак. Әлеге форум Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан уздырыла. Форумның төп темасы - Россиянең финанс стратегиясе: үсешкә юнәләбез".
Мәскәү финанс форумы ул Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы вәкаләтләре кысаларында икътисади сәясәт, иҗтимагый акчалар һәм җайга салу өлкәсендә профессиональ фикер алышулар өчен бу яңа иҗтимагый мәйданчык.
Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Тулаем төзелеш предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.
Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында эшләр алга бара, - диде министр. «Чаллы шәһәре, Яңа Чишмә, Буа, Баулы, Аксубай һәм Зеленодольск районнары җитәкчеләре игътибарына: сез торак тапшыру буенча графиктан артта барасыз».
2016 елның гыйнвар-июль айларында Россия Федерациясенең тупланма бюджеты, Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы белгечләре әйтүенчә, 925 млрд. сум дефицит белән үтәлде. Шушы вакыт аралыгында тупланма бюджетның керемнәре 14 трлн.958 млрд. сум, ә чыгымнары 15 трлн. 883 млрд. сум тәшкил итте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда дефицит күләме кимеде, ул, исегезгә төшерәбез, 1,061 трлн. сум тәшкил иткән иде.
2016 елның 19 августында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләсе хакында муниципалитетлар белән видеоконференция нигезендә киңәшмә узды. Әлеге очрашуда муниципалитетларда гамәлдәге ведомствоара комиссия кысаларында 11 августтан 17 августка кадәр вакты аралыгында эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмә нәтиҗәсендә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм финанс органнары җитәкчеләренә ведомствоара комиссия эше кысаларында прокуратура, участок полицияләре, суд приставлары, салым хезмәткәрләре белән эшне көчәйтергә дигән карар кабул ителде.
Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, юагры һөнәри белем уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем оешмалары директорлары һәм башкалар катнаша.
Россия Федерациясенең энергетика министрының беренче урынбасары Алексей Текслер белдергәнчә, Россия Федерациясе премьер-министры Аркадий Дворкович нефть тармагында салым салу буенча киңәшмәне август аенда уздырачак.
Министр урынбасары сүзләренчә, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Россия Федерациясе энергетика министрлыгында әлеге мәсьәлә буенча каршылыклар туган. "Без каршылыклар таблицасын әзерләдек, һәм, нигездә, Аркадий Владимировичта шуны тикшерәчәкбез", - дип тә өстәде Текслер.