ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2016» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумын ачты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге күргәзмә - энергия ресурсларын сак тотуга бәйле мәсьәләләр турында сөйләшү өчен уңайлы мәйданчык. "Мин чын күңелдән Россия Энергетика министрлыгына әлеге чараларада безгә һәрвакыт ярдәм итүе өчен рәхмәтле, - диде ТР Президенты. - Бүген биредә Калининград һәм Волгоград өлкәләреннән олы делегацияләр катнаша, шуңа да без бик шат". 

Татарстанның эре компанияләре энергетик ресурсларны сакчыл куллану буенча җитди шөгыльләнсә дә, урта дәрәҗәдәге предприятиеләргә килгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, калыплашкан эш әлегә юк. Бу хакта республика башлыгы бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узган ТР Хөкүмәте утырышында билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, бүген анда, шулай ук, “Энергетика. Ресурсларны саклау” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә дә ачылды.

2015 нче ел йомгаклары буенча “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2016 нчы елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һәм башка рәсми затлар катнашты.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елда Татарстан Республикасы кредит оешмалары эше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» киңәшмәдә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында (Казан, Бауман ур.) узды. Киңәшмәдә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.

Киңәшмә ачылганчы Рөстәм Миңнеханов Лариса Павлова белән очрашу уздырды, анда шулай ук Россия Банкының  Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе – Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.


12
март, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелеше дәма ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Күп фатирлы торак йортларны капиатль ремонталуга килгәндә Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда 830 йортны ремонтлау планлаштырылган, финанслау күләме - 4,7 млрд. сум. 


11
март, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы үтте. Чара Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләреннән килгән 700 эшкуар, Татарстандагы бизнес берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты. 


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.   

Татарстан дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы эшен кешеләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә уңай дип танылган Россия төбәкләре арасына керүгә карамастан, җиңүне бәйрәм итәрлек сәбәпләр юк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген  товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә  коррупция чалымнары буенча прокуратура органнары тарафыннан ачылган закон бозулар саны арту күзәтелә. Шундый ук хәл дәүләт финанс контроле ораннары тарафыннан да ачыклана.   


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 5 мартында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада кысаларында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре чаңгыда шуу буенча ярышларда катнашты. Әлеге ярышлар Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан "Маяк" спорт комплексы базасында узды.

Россиядә 2016 елның гыйнвар аенда 13,69 тонна алтын табылган (2015 - 12,98 тонна), шул исәптән: таблган алтын - 11,09 тонна (2015 - 10,57 тонна), бер уңайдан табылучы - 1,13 тонна (105 - 1,45 тонна), икенчел - 1,73 тонна (2015 - 0,96 тонна).

2016 елның гыйнвар аенда Россиядә җитешиерелгән көмеш күләме 59,95 тонна тәшкил итте (2015 - 58,44 тонна), шул исәптән табылган көмеш - 32,99 тонна (2015 - 30,36 тонна), бер уңайдан табылган көмеш - 17,3 тонна (2015 - 21,06 тонна), икенчел - 9,66 тонна (2015 - 7,02 тонна).

 


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елда республика кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге һәм 2016 елга бурычлары турында мәгълүмат  бирде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 


5
март, 2016 ел
шимбә

Татарстанда ел башыннан бирле 466,2 мең кв.м. торак тапшырылган, бу 2015 елның шул чорына карата 110% тәшкил итә. Шуның 76,3 мең кв.метры соңгы ике атнада гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International